Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бакыевның улы коррупциядә гаепләнә


Зур протест чараларыннан соң президентлык вазифасын ташлап китәргә мәҗбүр булган Kыргызстан президенты Бакыевның улы Максим коррупциядә гаепләнә. Гаепләү, Кыргызстандагы АКШ базасын ягулык белән тәэмин итүче ширкәтләр турында.

Матбугат чаралары прокурор сүзләренә таянып биргән мәгълүматта, Американ хәрби базасын ягулык белән тәэмин иткән ширкәтнең Бакыевның улы Максимнеке булуы белдерелә. Максим Бакыев ягулыкны Русиядән ала булган.

Tикшерү нәтиҗәсендә хакимиятнең бу ширкәт өчен чик салымнарын түбәнрәк алуы ачыкланган.

Монан элек тә Кыргызстандагы оппозиция һәм кайбер рәсмиләр элекке президент Бакыев һәм аның туганнарын коррупция кылуда гаепләгән иде.

Корманбәк Бакыев апрель ае башында арткан протест чаралары сәбәпле башта башкала Бишкәктән, аннан соң илдән качып китәргә мәҗбүр булган иде.
XS
SM
MD
LG