Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Казанны футбол чемпионатына да әзерли


Русия хөкүмәте башлыгы Владимир Путин Казанга килде. Рәсми мәгълүматларга караганда, биредә ул Универсиадага әзерлекне тикшерә. Кайберәүләр аның килүен футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек белән бәйли. Сәясәткә якынрак булганнар Путинның Миңнеханов һәм аның хөкүмәте белән якынрак танышу өчен килүен әйтә.

Казанга Русия премьер-министры Владимир Путинның килүен юллардагы тыгыннардан генә абайлап булды. Чөнки мәгълүмат чараларында да, Татарстан президенты һәм хөкүмәте сәхифәсендә дә бу сәфәр турында мәгълүмат аз иде. Ә Путинның килүенә Казанда җентекләп әзерләнделәр. Казансу ярында төзелергә тиешле стадион мәйданында атна буе музыка тынмады. Биредә зур сәхнәдә стадионның беренче нигез ташын салу тантанасын репетицияләү чарасы узды.

Универсиадамы, әллә футбол чемпионатымы?

Алдан хәбәр ителгәнчә, Татарстан рәсмиләре Путинга шау-гөр төзелеп килүче Универсиада авылын, Казансу ярында төзелгән көрәш спорт сараен күрсәтте. Моннан тыш премьер 45 мең тамашачы сыйдырган стадионның беренче нигез ташын салу тантанасында катнашты. Мәгълүматларга караганда, әлеге стадион Русиядә иң абруйлысы булачак. Аның тышкы кыяфәтен халыкара танылган “Populous” архитектура-дизайн бюросы ясаган. Әлеге ширкәт шулай ук Мельбрун, Лондон, Дублин, Лиссабон, Лион, Кардиффтагы дөньякүләм танылган футбол стадионнарын ясауда катнашкан.

Спорт белгечләре исә, Путинның Универсиададан бигрәк футбол буенча дөнья чемпионатын кайгыртуын фаразлый. Алар фикеренчә, хөкүмәт башлыгы бу чемпионатны Русиядә уздырырга тели. Казанда төзеләчәк мондый стадионда дөнья чемпионатын да менә дигән иттереп уздырып булыр иде. Русия үзендә мондый чара уздыра калса, ул һичшиксез Казанда булачак, ди спорт белгечләре.

Путинга телеграмма

Казанда стадион төзелешенең ачылу тантанасын бозарга теләүчеләр дә табылды. Билгеле булганча, соңгы айларда Казанның “Җинаятьчелеккә һәм канунсызлыкка каршы хәрәкәте” һәм бер төркем экологлар Казансу ярында стадион төзүне канунсыз дип исәпләп, бу эшләргә каршы чыкты. Әлеге чараларда да бу хәрәкәт вәкилләре үз эзен калдырырга тырышты. Хәрәкәт башлыгы Дмитрий Бердников, Владимир Путинга стадион төзелешенең канунсыз булуын аңлатып телеграмма язып җибәрүе турында мәгълүмат чараларына хат өләште. Әмма ризасызларга игътибар итүче булмады.

Нигез ташы салу чарасы барышында Русия хөкүмәте башлыгы Владимир Путин телевизион күпер аша, берьюлы Универсиадага дип төзелгән 7 яңа корылманы ачты. Бу - "Ватан", "Триумф", "Бустан", "Акчарлак", "Төзүче", "Мирас" һәм "Москва" корылмалары.

Русия хөкүмәте башлыгының республикага килүенең төп сәбәпләренең берсе – Казан кирмәнендә Универсиада корылмалары һәм юлларның төзелешенә багышланган киңәшмә үткәрү иде. Бу җыелышта Русия хөкүмәтеннән беренче вице-премьер Игорь Шувалов, транспорт министры Игорь Левитин, спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко, Русиянең икътисади үсеш министры Эльвира Нәбиуллина, мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко катнашты.

Миңнеханов белән якыннан танышу

Мәгълүмат бик аз булу сәбәпле, Путин сәфәре журналистларның фикерен тагын да чуалтты. Шуңа да күпләр, Русия премьерының Казанга килүен Универсиада корылмаларыннан бигрәк, сәясәт белән бәйләп карады.

Соңгы ел ярымда гына Путин Татарстанга өч мәртәбә килде. 2008 елда ул Чаллыдагы “КамАЗ”да Русия автосәнәгате тармагы турында киңәшмә уздырды. 2009 елда Путин янә Чаллы белән Түбән Камада булды. 2010 елның февралендә исә, Чаллы белән Алабугага килде.

Путинның Казанга сәфәрен исә кайбер сәясәт белгечләре, Татарстанда хакимиятнең алмашуы белән бәйли. Алар фикеренчә, премьер-министр биредә яңа президент Миңнеханов һәм аның хөкүмәте белән танышырга килгән.

Русиянең “Барс”ка мәхәббәте арта

Үткен теллеләр арасында Владимир Путинның Сочи шәһәренең дәүләт паркында каплан (леопард) белән очрашуын да искә алучылар бар. Узган атналарда Арктикада ак аюлар белән күрешкәннән соң, табигать белән танышуын дәвам итеп, Русия хөкүмәте башлыгы бу атна башында ул Ираннан кайтартылган капланны Сочи паркына чыгарып җибәрде. Шул рәвешле хөкүмәт әһелләре Сочида олимпиада төзелешләренең табигатькә зыян китермәгәнен исбатламакчы.

Татарлар исә барска хирыс халык буларак, аңа охшаш каплан, юлбарыс кебек йорткычларны да үз итә. Шунлыктан кайберәүләр Путинның каплан белән очрашып йөрүен, мәче сыманнар гаиләсенә мәхәббәте артуына дә бәйли.
XS
SM
MD
LG