Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыш мифлары: Панфиловчылар батырлыгы - әдәби уйдырма


Алма-Атыда 28 сугышчы-панфиловчыга куелган һәйкәл
Алма-Атыда 28 сугышчы-панфиловчыга куелган һәйкәл

Икенче дөнья сугышы вакытындагы 28 сугышчы-панфиловчы каһарманлыгы турындагы язмалар газеталарда гына түгел, ә шактый язучыларның әсәрләрендә дә урын алды. Еллар узгач әлеге панфиловчылар белән бәйле сугыш бөтенләй тарихта булмаганы ачыкланды.

1942-нче елны “Красная звезда” газетасында Александр Кривицкий дигән хәбәрченең “Батырларча үлгән 28 каһарман турында” дигән очеркы күпләрне битараф калдырмагандыр. Монда сүз 1941-нче елның көзендә Алма-Атыда тупланган 316-нчы дивизиядәге 28 панфиловчы батырлыклары турында бара.

Әлеге очерк исә 1941нче елның ноябрендә хәрби хәбәрче Василий Коротеев мәкаләсенә нигезләнеп языла. Әмма тора-бара бу мәкаләдә шактый гына төгәлсезлекләр һәм язманың уйдырма булуы ачыклана.

Мәкаләдән өзек

“Дубосеково кисешендә Панфилов исемендәге дивизия урнашкан җирләргә 50-дән артык дошман танкы үтеп керә. Һәм шул 29 панфиловчының бары берсе генә куркып кулын өскә күтәрә. Хезмәттәшләре берсүзсез һәм берүк вакытта шул куркак һәм сатлыкҗан солдатка ут ача”, диелә мәкаләдә.

Язманы дәвам итеп автор сугышның 4 сәгать дәвам итүен һәм инде панфиловчылар тарафыннан дошманның 14 танкы яндырылуын яза. Инде сержант Добробабин, хәрби Шемякин, Конкин, Шадрин, Тимофеев һәм Трофимов үлгәне әйтелә.

“Хәрби Клочков ялкынсынган күзләре белән исән калган дусларына карады да: “Тагын 30 танк, дуслар, мөгаен безнең барыбызны да үлем көтәдер, Русия - зур, әмма чигенергә инде урын юк. Артта бары тик Мәскәү", диде ул. Менә дошман пулеметы каршына курыкмыйча чыккан Кожабергенов егыла. Шулай итеп барлыгы 28 панфиловчы да әлеге сугышта батырларча һәлак була”, дип яза Кривицкий.

Беренче шикләр

Әмма инде сугыш вакытында ук күпләр “йотылып” укыган әлеге очерк шул ук панфиловчылар һәм кайбер оешмаларда күп сораулар тудыра.

Беренче шикләнүләр әлеге батырларча үлгән дип саналган 28 панфиловчының 6-сы исән булуы ачыклангач барлыкка килә. Мисал өчен мәкаләдә искә алынган Даниил Кожабергенов Дубосековога махсус бирем белән җибәрелгәч әсирлеккә эләгә, шуңа ул әлеге сугышта һич кенә дә катнаша алмаганы ачыклана.

Әмма командир югалып калмый, югарыдагы хәрби идарәгә исемдә ялгышлык киткәнгә сылтый. Шулай итеп Советлар берлеге каһарманы исеме Даниил урынына элек әлеге дивизиядә булган һәм беренче айларда ук үлгән бер үк фамилиядәге Аскар Кожабергеновка бирелә.

Исән калган Даниил Кожабергенов исә әсирлектән азат ителгәннән соң кабат фронтка китә һәм анда яралана. Сугыштан соң ул мич ягучы булып эшли һәм 1976-нчы елны Алма-Атыда үлә.

Язмада искә алынган икенче хәрби Иван Добробабинны исә тагы да аянычрак язмыш көтә. Аны 1947-нче елны Ватанга хыянәттә гаепләп кулга алалар.

Бер чыганакларга карасаң, ул яраланып алманнарга әсирлеккә эләккәч аннан кача һәм Харьков өлкәсе Перекоп авылына туганнарына килеп җитеп, анда немецларда полицай булып эшли. Чөнки аның башка юлы булмый – я Германия концлагеренда утыру, я инде Перекопта полицай булып эшләү. Әмма аның Ватанга беркайчан да хыянәт итмәве турында, ул хезмәт иткән авылда бер генә коммунистның да үтерелмәве һәм качып яткан яраланган совет солдатларыннан берсенең дә немецларга тапшырылмавы сөйли.

Икенче чыганакка карасаң, 1943-нче елны Перекоптагы немецлар юк ителгәч, Добробабин совет ягына күчә һәм сугыш тәмамланганчы анда хезмәт итә. Аның 3-нче дәрәҗәдәге Дан ордены белән бүләкләнүе дә әйтелә.

Ләкин хәрби күзләү аны инде 1947-нче елны ук “исәпләп чыгара”. Һәм тарихчы Платонов язуынча, хәрби трибунал Добробабинны 15 еллык лагерьга хөкем итә. “Әле башта Ватанга хыянәт өчен 25 ел бирмәкчеләр иде, әмма шул 28 панфиловчының берсе булуын искә алып аның вакытын кыскартырга булдылар”, ди ул. Добробабин иреккә иртәрәк – 7 елдан соң чыгарыла.

Ларион Васильев, Григорий Шемякин, Иван Шадрин һәм Дмитрий Тимофеев әлеге данлыклы сугышта катнашуын исбатлауга ирешә һәм аларга артык шау-шусыз гына Советлар берлеге каһарманының Кызыл йолдызлары тапшырыла.

Дөреслекне җиткерү

1948-нче елны хәрби прокуратура тикшергән материалларга нигезләнеп, “Новый мир” журналында панфиловчылар белән бәйле дөреслек киң җәмәгатьчелеккә җиткерелә. Анда 1075-нче полкының элекке командиры Илья Капров аңлатмалары бирелә:

“1941-нче елның 16 ноябрендә Дубосековода немец танкларына каршы 28 панфиловчы сугышы булмый – бу барысы да уйдырма. Ул вакытта Дубосековода 4-нче рота сугыша һәм чыннан да батырларча сугыша. Ротада 100дән артык кеше үлә, ә газетларда язылганча 28 түгел. Миңа ул чакта бернинди хәбәрче мөрәҗәгать итмәде һәм 28 панфиловчы сугышы турында берни сөйләгәнем булмады, чөнки ул сугыш гомумән булмады”, ди Илья Капров.

28 сугышчы-панфиловчы паркында мәңгелек ут
Соңрак автор Александр Кривицкий да бу аның әдәби уйдырмалары нигезендә туган язма икәнен таный.
Белгечләр дә бу ул заманда сугышчыларның рухын күтәрү өчен кулланылган чара дип саный.

“Московский комсомолец” газетасы күзәтүчесе Александр Минкин сүзләренчә, бу хәрәмләшүләр хәзер тумаган, ә сугыш елларында рухны күтәрү өчен барлыкка килгән.

“Солдатларның рухын күтәрергә тырышканнар. Чөнки совет ягы гел чигенеп барган. Һәм ничектер көч өстәргә кирәк булган. Әгәр дә бу хәл чыннан да кемнеңдер рухын күтәргән икән, бик яхшы”, ди ул.

Рой Медведев исә тарихтагы хәрәмләшүләргә килгәндә: “Тарих ул бик катлаулы фән һәм аның белән бик җитди шөгыльләнергә кирәк. Бу, әлбәттә, бик авыр. Чөнки бәхәсләшергә, һәрбер дөрес аңлатмаларны кертергә кирәк. Әмма хәрәмләшү ул чыннан да сәяси һәм еш кына бер максатны истә тоткан ялган”, ди.
XS
SM
MD
LG