Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милициядә язгы кискенләшүме?


Эш урыныннан пистолеты белән билгесез юнәлештә югалган Башкортстан милиционеры йөзләрчә чакрымдагы Нижний Тагил шәһәрендә 7 май көнне кулга алынды.

Башкортстанның Октябрьски шәһәрендә хезмәт итүче милиция сержанты Владислав Симухин 1 май көнне эш урыныннан югала. Үзе белән пистолеты да була. Шуннан бирле эшен ташлап качкан сержантны милиция хезмәткәрләре көне-төне эзләде. Нәкъ ул югалганның икенче көнендә Уфада “макаров” пистолетыннан 52 яшьлек мәктәп укытучысы Альберт Мөхәммәтзакировның атып үтерелгәнлеге турында хәбәр ителде. Акчасызлыктан интеккән укытучы, гаилә әгъзалары әйтүенчә, үз машинасында кеше ташып бераз акча эшләү өчен чыккан була.

Хокук саклау оешмалары бу укытучыны хәбәрсез югалган милиция сержанты үтергәндер, дип фаразлый иде. Хәзер кулга алынгач бу җинаятькә аның кагылышы булу-булмавы да ныклы тикшерелде. Машинада сержантның бармак эзләре калганлыгын әйтте тикшерүчеләр. Шул ук вакытта качкын сержант эшләгән Октябрьски шәһәре эчке эшләр идарәсенең бүлек җитәкчесе Рәис Хурамшин белән тагын берничә җаваплы офицер, әлеге җәнҗалга бәйле, эшләреннән алынган.

Җомга көнне милиция хезмәткәрләренә бәйле тагын бер башбаштаклык буенча җинаять эше ачылды. Үз вәкаләтләрен узып, гаепсез кешегә пистолеттан аткан милиция хезмәткәрләренә карата җинаять эше ачылуы хакында республика прокуратурасыннан хәбәр ителде.

Башкортстан прокуратурасы Тикшерү комитетының тикшерү идарәсе башлыгының киңкүләм мәгълүмат чаралары белән бәйләнешләр буенча өлкән ярдәмчесе Светлана Абрамова әйтүенчә, Раушан Гатиатуллинга аткан милиция хезмәткәрләренә карата җинаять эше ачылган һәм бу вакыйга тирәсендә тикшерү эшләре дәвам итә.

Исегезгә төшерәбез, бу хәл Башкортстанның Әлшәй районындагы Бөдәньяр авылында 30 мартта булган иде. Республиканың Октябрьский шәһәрендә эшләүче 29 яшьлек Раушан Гатиатуллин туган авылына – Бөдәньярга әнисе янына ялга кайта. Берочтан үзенең кайбер эшләрен дә йомышлыйсы була. Шул чакта әнисе яшәгән йортка өч милиция хезмәткәре килеп керә һәм Раушанны экстремистлар белән бәйләнештә булуда шикләнүләрен белдерә. Биредә алар тентү оештыра башлый һәм Коръән аятьләре язылган, шулай ук улларының фотосурәтләре тупланган компакт тәлинкә табып ала. Яхшылап сөйләшергә дә өлгермиләр, бер милиционер Раушан әфәнденең аркасына пистолеттан ата.

Баксаң, хокук саклаучылар биредә ниндидер экстремистларны табарга күрсәтмә алган, ләкин адресны бутап Раушанның әнисе йортына килеп кергән икән. Мәгълүм ки, Башкортстан куәт оешмалары Раушан әфәнде яшәгән һәм төзүче булып эшләгән Октябрьски шәһәрендә, үзләре белдергәнчә, бер җинаятьчел төркем әгъзаларын тоткарлау максатында, киңкүләмле чаралар оештырган иде. Күрәсең, милиция хезмәткәрләре әле һаман да республика буйлап “җинаятьчеләр” эзлидер.

Хастаханәдән чыккач, Раушан Гатиатуллин, гаделлек юллап, Җәзалауларга каршы төбәкара комитетның Башкортстан вәкиллегенә мөрәҗәгать итә. Бу комитет вәкилләре шунда ук Раушан әфәнде белән булган хәлне җентекле тикшерә башлаган. Кире каккысыз дәлилләр туплангач, Башкортстан прокуратурасы бу башбаштаклык буенча җинаять эше ачкан.
XS
SM
MD
LG