Accessibility links

Европа илләре һәм АКШ икенче дөнья сугышы тәмамлану көнен билгели


Прага – 8 май көнне Көнбатыш Европа илләрендә һәм Кушма Штатларда икенче дөнья сугышы тәмамлануга 65 ел тулу уңаеннан тантана чаралары үтә.

Лондон үзәгендә сугыш корбаннары һәйкәленә чәчәк салу тантанасында ике меңләп ветеран, сәясәт һәм җәмәгать эшлекләре катнашты. Шундый ук тантана чаралары һәм парадлар Европаның башка башкалаларында да үтте.

Элекке совет блогына кергән илләр Җиңү бәйрәмен якшәмбе 9 майда билгели.

Франция һәм Италия президентлары, Сильвио Берлускони һәм Николя Саркози, Европадагы финанс кризисы сәбәпле, Мәскәүдә үтәчәк тантанага килә алмаячагын белдерде.
XS
SM
MD
LG