Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыш мифлары: Александр Матросов-Шакирҗан Мөхәммәтҗанов батырлыгы


Икенче дөнья сугышында риваятькә әйләнеп, телдән-телгә күчеп сөйләнгән Матросов батырлыгы сугыштан соң да озак еллар бернинди шиксез кабул ителә килде. Бары тик соңгы елларда гына Александр Матросов исеме артында Урал егете Шакирҗан Мөхәммәтҗанов торуы билгеле булды.

Рәсми чыганакларда Александр Матвей улы Матросов 1924 елның 5 февралендә Украинаның Екатеринослав (хәзерге Днепропетровски) шәһәрендә туган дип күрсәтелә. Кече яшьтән үк ятим калып, Ульян өлкәсенең Иваново һәм Мәләкәс балалар йортларында тәрбияләнгән, 7 нче сыйныфтан соң Уфа хезмәт колониясендә тәрбияче ярдәмчесе булып эшләгән. Кайбер чыганакларда ул үзе дә хезмәт колониясендә тәрбияләнгән, дип языла.

Батырлык ничек булган?

1942 елның сентябрендә ул Оренбур ягындагы Краснохолм пехота училищесында укый башлый. Әмма укуын тәмамлый алмый, 1943 елның гыйнварында ук курсантлар Калинин фронтына җибәрелә. Анда Сталин исемендәге 91-нче аерым Себер бригадасының икенче укчылар батальонында хезмәт итә башлый.

Матросов батырлыгын рәсми чыганаклар, нигездә, болайрак тасвирлый:

1943 елның 27 февралендә 2-нче батальонга Псков өлкәсенең Локнян районы Чернушки авылындагы терәк пунктка һөҗүм итәргә дигән бурыч йөкләнә. Яугирләр урман аша үтеп аланга чыгуга, дошманның пулемет уты астына эләгәләр. Беренче пулеметны автоматчылар төркеме эштән чыгара, икенчесен дә туктатуга ирешәләр. Әмма өченче дзоттан атучы пулемет авылга керергә мөмкинлек бирми.

Шул вакыт Александр Матросов Петр Огурцов белән дзотка таба шуыша башлыйлар. Дзотка якынлашканда, Огурцов каты яралана, Матросов юлын үзе генә дәвам итә. Ул амбразурага якынрак килеп ике граната ыргыта. Пулемет тынып кала. Яугирләр һөҗүмгә ташлануга, ул тагын ут ача. Шулчак Матросов сикереп торып дзотка ыргыла һәм амбразураны каплый. Шулай итеп, ул гомере бәрабәренә хәрби бурычны үтәргә ярдәм итә.

1943 елның 19 июнендә аңа Советлар берлеге каһарманы дигән исем бирелә. Матросов батырлыгы дәреслекләргә совет ватанына мәхәббәт, куркусызлык, каһарманлык билгесе булып кереп кала.

Чын исемең кем, Матросов?

1988 елда башкорт язучысы Рәүф Насыйров Александр Матросовның чын исеме кем булуы, аның кайда туып үсүе белән кызыксына башлый. Һәм Матросовның Учалы районы Кунакбай авылында туып-үскән Шакирҗан Юныс улы Мөхәммәтҗанов булуы ачыклана.

Рәүф Насыйров Шакирҗанның кечкенә чыганда төшкән фотосурәтләрен табып, Мәскәүгә Эчке эшләр министрлыгының фәнни-тикшеренү институтына җибәрә, аннан Александр Матросов белән фотодагы малайның бик тә охшаш булуы турында хәбәр килә. Эзләнүләр дәвам итә. Насыйров “Откуда ты родом, Матросов?” дигән китап чыгара.

Шаһинур Мостафин

Татарстанда язучы Шаһинур Мостафин да Матросовның батырлыгы һәм матросовчылар турында бик күп эзләнүләр алып бара. Ул Александр Матросовның кем булуы турында “Азатлык” радиосына да сөйләде: “Чыннан да ул элекке мәгълүматлар буенча рус егете түгел, ә мөселман егете Шакирҗан Юныс улы Мөхәммәтҗанов. Ни өчен Матросов булып киткән, дигән сорауга да җавап бар.

Шакирҗан ватандашлар сугышында булып кайткан, сукыр, җор сүзле, шаян табигатьле Юныс Мөхәммәтҗанов гаиләсендә туган. Әнисе үлгәч, әтисе Фәрхиямал исемле икенче хатынга өйләнә. Яшәү шартлары авыр була, ашау-эчү такыр, иске мунчада көн күрәләр. Шуңа күрә 1934 елда Шакирҗан өеннән чыгып китә. Байтак кына балалар йортларында йөрергә туры килә, Казанда да эзләре калган. Өенә кайтарып җибәрмәсеннәр өчен ул Матросов фамилиясен ала. Бу турыда Рәүф Насыйров китабында тәфсилләп сөйли.

Маторсовчылар турында бик күп эзләнүләр алып барырга туры килде. Чөнки әтием дә Әхмәтсафа Мостафин Матросов белән бер үк урында сугышта булган, аның батырлыгын кабатлаган. Матросов 1943нең февралендә, әти октябрендә Псков өлкәсендә герман дзоты амбразурасын каплый. Ул шушы батырлыкны эшләп исән калган 9 кешенең берсе. Ул вакытта аңа 18 яшь кенә була.

Матросов батырлыгын ишеткәннән соң, ул аның урынына бер “отделение” солдат үстереп бирәм, дигән вәгъдә биргән була. Ул амбразура каплап, исән кала һәм вәгъдәсен үти. Без 7 малай, 4 кыз үстек. Җидебез дә хезмәт итеп кайттык. Кызганыч, аңа дигән “Кызыл йолдыз” ордены 1981 елда, вафатыннан соң ике көн үткәч кенә килде.

Подольски шәһәрендә Үзәк архивта 438 кешенең шушы батырлыкны кылуы турында мәгълүмат таптым. Шуларның 24е – татар егетләре. 438 кешенең 168-енә генә каһарман исеме бирелгән. Калганнарына төрле бүләкләр бирелгән, бүләксез калганы да бар.

Матросов үзе бу батырлыкны беренче булып эшләүче түгел, ул бу исемлектә 62-нче. Исемлекне 1942 елның 31 мартында Смоленски өлкәсенең Сычевка районында Кукмара егете Сәмигулла Кәримуллин ачып җибәрә.

Матросовның Днепропетровски шәһәрендә тууы турында мәгълүмат дөрес түгел. Тарих фәннәре кандидаты Шкадарович исемле Мәскәү галиме анда барып, Матросов фамилияле кешенең ул шәһәрдә бөтенләй булмавын ачыклап кайтты.

2006 елда Мәскәүдә “Великая Россия. Имена” энциклопедиясенә өстәмәләр сериясендә чыккан “Татары: воины. Труженики. Патриоты” дигән китапта 167 милләттәшебезнең исеме кергән. Шушы китапта Мәхмүт Гәрәев Шакирҗан Мөхәммәтҗановны зурлап телгә ала. Ул аны татар егете дип горурланып яза”.

Ни өчен Матросов бу батырлыкны беренче булып эшләмәсә дә, нәкъ менә аның исеме ватанга мәхәббәт, каһарманлык билгесе буларак, башкаларга үрнәк итеп куела? Беренчедән, бу очрак тиз арада дивизия газеты битләренә, аннан турыдан-туры үзәк газетларга эләгә. Икенчедән, бу батырлыкны Калинин фронты командующие генерал-полковник Еременко югары бәяли. Каһарман исеме бирү турындагы фәрманда Матросовның батырлыгын башкаларга үрнәк итү турында да сүз була. Аның үлгән көне дә 27-нче февральдән 23енә – Кызыл армия көненә күчерелә. Өченчедән, 19 яшьлек егетнең батырлыгын Сталинга тәфсилләп сөйлиләр.

Александр Матросов-Шакирҗан Мөхәммәтҗанов турында 2008 елда Мәскәүдә документаль фильм төшерелә. Анда Матросовның Шакирҗан Мөхәммәтҗанов булуы әйтелә. Русча википедиядә дә бу турыда мәгълүмат бар.

XS
SM
MD
LG