Accessibility links

Кайнар хәбәр

Күтәрткеч кран башына менеп хезмәт хакын сорау


Уфаның Дим районындагы бер төзелештә эшләүче ташчы Олег Ушаков күпкатлы йортлар башына төзелеш кирәк-ярагы күтәрүче кранның угына менеп утырып, хезмәт хакы таләп иткән.

Моңа аны соңгы айлар өчен акча түләмәүләре, гаиләсен карарга мөмкинчелек бетү этәргән. Төзелеш җитәкчеләренең аны үгетләве нәтиҗә бирмәгәч, аңа биш сәгать утырганнан соң тиешле 100 мең сум акчасын биргәннәр. Башка төзелештә эшләүчеләргә бурычларын 14нче майга кайтарырга ышандырганнар. Шундый юл белән хезмәт хакын алуның бу республикада тәүге очрагы.
XS
SM
MD
LG