Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары берлектә җанисәпкә әзерлектәге кайбер канун бозулар һәм башкортлаштыру сәясәте уңаеннан мөрәҗәгать кабул иткән иде. Ул документ федераль җитәкчелек белән бер үк вакытта республика башларына да күндерелгән иде.
Мөрәҗәгать җибәрелү белән Башкортстан президенты киңәшчесе Сергей Лаврентьев “Республика Башкортстан” газетына әңгәмә бирде. Анда ул канун бозулар булмавы, ә башкортларның исә 41% булуын белдергән иде. Президент киңәшчесенең бу сүзләре татар җәмәгатьчелек оешмалары вәкиллләрендә ризасызлык тудырды. Әлеге утырышта да ул иң кызу тикшерелгән мәсьәләрнең берсе булды.
Татар иҗтимагый үзәге рәисе Кадерле Имаметдинов: “Без Сергей Лаврентьевның бу чыгышына позициябезне каты итеп белдерергә тиеш. Мин әлеге мәсьәләдә махсус фәнни-гамәли конференция уздыру кирәк дип исәплим. Шулай ук Сергей Лаврентьев эшләгән бина янында пикет уздырырга кирәк.”
Татар иҗтимагый үзәге әгъзасы Вилдан Фаткуллин: “Сергей Лаврентьев - ул вак кеше. Ул Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов хунтасының рупоры гына. Ул аның үз сүзләре түгел. Шуңа республика президенты хакимиятенә каршы каршылык чарасы уздырырга кирәк”.
Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе профессор Мәҗит Хуҗин: “Безнең мөрәҗәгать җибәрелү белән Сергей Лаврентьев чыгышын барлык газетлар беренче биттә басып чыкты. Чөнки үз кулларында. Ә канун буенча безнең мөрәҗәгатькә бер ай вакыт эчендә җавап булырга тиеш булуга карамастан, анысын оныттылар. Шуңа без хокукчылар белән сөйләшкәннән соң аны мәхкәмәгә бирергә кирәк дип таптык”.
Җыелыш ай ахырында җанисәп мәсьәләсендә фәнни-гамәли конференция уздырырга, ә аңа кадәр Башкортстан телевидениесе аша татар авылларын башкортлаштыру тапшырулары күрсәтелүе уңаеннан дәүләт телерадиокомпаниясе бинасы янында каршылык чарасы уздырырга килешенде. Шулай ук президент киңәшчесе Сергей Лаврентьевны да мәхкәмәгә бирергә булдылар.