Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт корылтаена әзерлек тәмамлана


Уфада Бөтендөнья Башкорт корылтае Башкарма комитеты җомга көнне чираттагы фәнни-гамәли конференция үткәрде. Сөйләшү үзәгендә Башкортстанда хәзерге икътисади шартларда җирдән файдалану мәсьәләләре торды.

Әлеге конференция Бөтендөнья башкортларының 3нче корылтаена әзерлек кысаларында оештырылды. Шуңа күрә бу җыенда киләсе айда үтәчәк зур корылтайга әзерлек мәсьәләләре дә тикшерелде.

Мәгълүм булуынча, 11-12 июнь көннәрендә Уфада Бөтендөнья башкортларының 3нче корылтае үтәчәк. Әле аңа делегатлар сайлау һәм башка оештыру-әзерлек эшләре тәмамлана.

Җомга көнне узган конференциядә дә дә корылтайга соңгы әзерлек эшләре тикшерелде, күп кенә тәкъдимнәр һәм теләкләр яңгырады. Бөтендөнья Башкорт корылтае Башкарма комитеты әгъзалары 3нче корылтайны үткәрүдә үзләре тәгаенләнгән җаваплылык юнәлешләре буенча хисап та тотты. Гомумән алганда, корылтайга әзерлекнең оешкан төстә баруы билгеләнде.

Җыелышның төп көн тәртибенә кертелгән Башкортстанда җирдән файдалану мәсьәләләре буенча төрле министрлыклар һәм оешмалар җитәкчеләре һәм депутатлар да чыгыш ясады. Әлеге мәсьәлә башкорт милли оешмаларын аеруча нык борчый. Алар Башкортстан җир байлыгы читтән килүче байларга уңга-сулга таратылмагае дип хафалана. Әлеге киңәшмәдә дә “Җир байлыгын уңга-сулга таратмаска, ә республика халкы мәнфәгатендә файдаланырга кирәк”, дигән фикер еш кабатланды. Бу мәсьәлә Бөтендөнья башкортларының 3нче корылтаенда да җитди тикшереләчәк, дип әйтелде.

Җыелыш ахырында Бөтендөнья Башкорт корылтае Башкарма комитеты рәисе урынбасары Румил Азнабаев журналистларга зур җыенга әзерлек хакында кыскача әңгәмә бирде.

“Корылтайга әзерлек һәр җирдә югары дәрәҗәдә бара, - ди Румил Азнабаев. – Корылтайда бик күп мәсьәләләр тикшереләчәк. 8 секция аерым да эшләячәк. Аларда туган тел, җир, хатын-кызлар, федерализм һәм башка көнүзәк мәсьәләләрне уртага салып сөйләшү көтелә. Әле делегатлар сайлау тәмамлана.

Менә иртәгә Германиядә Евросоюз илләрендә яшәүче башкортларның корылтае үтә. Чит илләрдә башкортлар аз инде ул. Әле без дөньяда, чит тарафларда күпме башкорт яшәвен төгәл белмибез дә. Башкортстаннан читтәге башкортларның күпчелеге, 30 проценты чамасы Русия төбәкләрендә яши. Чит илләрдән исә 15 делегат килә безнең 3нче корылтайга”.

Румил Азнабаев сүзләренчә, корылтайга бер айдан да азрак вакыт калып бара, шуңа күрә дә, аңа әзерлек мәсьәләләрен тикшерү өчен, Башкарма комитет әгъзалары үзләре җаваплы булган юнәлешләр хакында атна саен хисап тотачак.
XS
SM
MD
LG