Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия премьеры Грециядә


Төркия премьеры Рәҗәп Тайип Эрдоган икътисади кризис һәм каршылык чаралары белән көн тәртибеннән төшмәгән Грециягә 2 көнлек эшлекле сәфәрен бүген башлады. Эрдоган белән бергә күрше Грециягә илнең 10 министры да бара.

Соңгы 6 елда беренче тапкыр Грециягә барган Төркия премьеры, икътисади кыенлыклар кичергән бу ил белән көчле хезмәттәшлек урнаштырырга теләвен әйтте.

Зыярәт вакытында ике күрше ил Греция белән Төркия арасында 20дән артык килешүгә кул куелыр дип көтелә.

Күзәтүчеләр Грециянең 300 миллиардлык бурыч кризисына керүендә, күпчелеге Төркиягә каршы куллану нияте белән сатып алынган коралларның да өлеше булуын фаразлый.

Эгейдә ике ил чик буе һәм Кыбрыс мәсьәләceнә бергә чишелеш эзләгән Греция белән Төркия арасындагы икътисади мөнәсәбәтләр соңгы елларда тәраккыят күрсәтә башлады.
XS
SM
MD
LG