Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бразилия президенты Иранда атом сөйләшүләре үткәрә


Бразилия президенты Луи Иначио Лула да Сильва Иран рәсмиләре, шул исәптән президент Мәхмүт Әхмәдиниҗат белән сөйләшү өчен Тәһранга килде.

Ул Иран рәсмиләрен Көнбатышның Иран атом програмына карата борчылуларын бетерү максатындагы уран ягулыгын алмашу програмын кабул итәргә үгетләячәк.

Шимбә көнне Иран тышкы эшләр министрлыгы БМО арадашлыгында әзерләнгән килешүне кабул итү өчен уңай шартлар булуын белдерде.

Русия президенты Дмитрий Медведев Луланың килешүгә ирешүгә 30 процент мөмкинлеге булуын фаразлады.
XS
SM
MD
LG