Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү янында 3 таҗик баласында «полиомиелит" табылды


Мәскәү өлкәсендә Таҗикстаннан килгән 3 баланың «полиомиелит" белән авыруы расланды.

Мәскәү өлкәсе сәламәтлек саклау министры Владимир Семенов әйтүенчә, өлкәнең баш санитар табибы кушуы белән барлыгы 12 бала хастаханәгә салынган. Аларның барысы да Таҗикстаннан килгән.

Табиблар аларның авыру булу-булмавын тикшерә.

Моңарчы Таҗикстаннан килгән тагын 2 баланың «полиомиелит» белән авыруы ачыкланган иде.

10 майдан башлап Таҗикстаннан 6 яше тулмаган балалар Русиягә кертелми.
XS
SM
MD
LG