Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беренче маймыл кем: татармы, башкортмы?


“Безнең гәҗит” соңгы санында үз укучыларына “Беренче маймыл кем: татармы, башкортмы?”, “Бәйрәмова эшенә өтерме, ноктамы?”, “Телебез урам теленә әйләнмәсме?”, “Бабай алмасаң, колаша юк” һәм башка күп кенә язмалар тәкъдим итә.

“Беренче маймыл кем: татармы, башкортмы?” язмасының авторы Роберт Зарипов укучыларның игътибарын октябрьдә Русиядә булачак җанисәпкә юнәлттерә. Аның сүзләренчә, татарлар үз тарихларын, тамырларын кайдан башланганын белеп бетерми. Шуңа аларның дөньяда төгәл саны да билгеле түгел. Татарлыгын яшереп йөрүчеләр дә шактый, ди Зарипов.

Автор фикеренчә, бүген Башкортстандагы якын урнашкан татар авылларында яшәүчеләрне турыдан-туры башкортлаштыру сәясәте алып барыла. Барлык матбугат чаралары оста алымнар кулланып татарны башкорт итеп күрсәтә.

“Татар халкының килеп чыгышын, аның тамырларын ачыклау озак еллар тулысынча Мәскәү кулында иде. Татар тарихын башка милләт кешеләре язды. Без дә нигездә болгарчылык белән генә чикләндек. Шуның белән күршеләребезгә ялганнарга җирлек бирдек”, дип яза Роберт Зарипов.

Бәйрәмова эшенә өтерме, ноктамы?


Фәүзия Бәйрәмова
“Безнең гәҗит” Фәүзия Бәйрәмова эше белән кызыксынып бара. Билгеле булганча, Чаллы мәхкәмәсе аны нәфрәт, я дошманлык тудыруда гаепләп 1 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итте. Гаепләнүченең Татарстан Югары мәхкәмәсенә юллаган кассациясе 27 апрельдә каралырга тиеш иде, әмма 18 майга күчерелде. Бу көнне исә, Югары мәхкәмә Бәйрәмовага алдан чыгарылган карарны үз көчендә калдырды. “Безнең гәҗит” хәбәрчесе Эльвира Фатыйхова мәхкәмә утырышына килгән кешеләр белән аралашкан. Бәйрәмова, авыру сәбәпле утырышка килә алмаган.

Чистай иҗтимагый үзәге рәисе Нил Вәли газета хәбәрчесенә “Монда халык йөзләгән булыр, утырырга урын да җитмәс дип, уйлап иртән үк килгән идем. Кешенең битарафлыгына шаккаттым. Кайда халык?! Халыкны куркыту сәясәте алып барыла. Русиядә үз халкыңны якларга ярамый”, дигән.

Хәбәрче, шул ук көнне мәхкәмә бинасыннан ерак түгел оештырылган пикет турында да яза. Бу чара 19нчы майда узачак матбугат көненә багышланган. Биредә “Татар телен белмәгән кеше ничек Татарстан матбугатын җитәкли ала?!” “Илшат Әминов! “Татарстан - Яңа Гасыр”татар телевизион каналы булырга тиеш”, “Халыкка каршы эшләүче “Татмедиа” җитәкчеләре! Эштән китегез!” дигән шигарьләр күренгән.

Телебез урам теленә әйләнмәсме?

“Безнең гәҗит” редакциясенә килгән бер хатта укучы татар теле киләчәге уңаеннан борчыла. “Татар телен үстерәбез дип җан атып йөргән кешеләребез күп. Ә алар татар теленең өйдә генә сөйләшергә яраклы һәм урам теле булып калганын белә микән.

Уфа шәһәрендә барган бокс буенча дөнья чемпионатын “Русия” телеканалыннан карадым. Хөкемдарлар башкортча сөйли. Казанда татарча көрәш буенча ярышны да урысча комментариялиләр. Җырларда да урыс сүзләре кыстырыла. Габделфәт Сафин “Әйләнә, әйләнә карусель”, дип җырлый. Бәширә Насыйрова “Жасмин” дип өзгәләнә. Бер яшь җырчы егет “Тормыш картасы буталды” ди. Шуңа күрә, хөрмәтле депутатлар, тагын телләр турында канун чыгарганда, рус телен генә дәүләт теле итеп кабул итегез”, ди укучы үзенең хатында.

Бабай алмасаң, колаша юк


Бу язмада “Безнең гәҗит” мөхәррире Илфат Фәйзрахмановның дин әһелләренә мөнәсәбәте чагыла. Автор үзенең “Болгар” мәчете картлары белән сүзгә килүен искә төшерә. Бу мәчеттә сәдака гына өмет итүчеләр, кешеләргә мәрхәмәтсезләр эшли ди ул. Илфат Фәйзрахманов фикеренчә, дин әһелләренә ихласлык җитми.
XS
SM
MD
LG