Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шанхай хезмәттәшлек оешмасы Кыргызстанга теләктәшлек белдерә


Шанхай хезмәттәшлек оешмасы Кыргызстан суверенитетын яклый һәм аңа төрлечә күрсәтергә әзер. Бу хакта шимбә көнне 10-11 июньдә узачак саммит алдыннан Ташкентта булган очрашуда әлеге оешмага кергән илләрнең тышкы эшләр министрлары белдерде.

Сүз беренче чиратта төбәк иминлеген арттыру турында барды. Кыргызстандагы хәлләргә бәя биреп министрлар Шанхай хезмәттәшлеге илләре киңлегендәге тотрыклык аның һәрбер иле иминлегенә кагыла дип әйтте.

Хәзерге вакытта оешмага Русия, Кытай, Казакъстан, Үзбәкстан, Таҗикстан, Кыргызстан керә.
XS
SM
MD
LG