Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда ким дигәндә 8 тыныч кеше үлде


Дүшәмбе Әфганстанда берничә очрак нәтиҗәсендә, ким дигәндә 8 тыныч кеше үлде. Бу хакта эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә.

Илнең көнбатышында Фараһ вилаятендә юлчыларны ташучы автобусның шартлавында 5 кеше үлә, 8-е яралана.

Якшәмбе Әфганстанның төньяк-көнбатышындагы Фарьяб вилаятендә 3 тыныч кеше үлде, шуның берсе – бала. Шулай ук 4 кешенең югалуы әйтелә.
XS
SM
MD
LG