Accessibility links

Башкортстан вәкилчелеге Истанбулда булып кайтты


Делегация белән республика хөкүмәте җитәкчесе Раил Сарбаев җитәкчелек итте. Алар анда Төркиядә Башкортстан фәне һәм мәдәнияте көннәре кысаларында узган чараларда катнашкан.

Истанбул университетында узган фәнни-гамәли конференциядә. Шулай ук Башкортстанның милли китапханәсе һәм милли музее күргәзмәләре оештырылган.

Решад Нури сәхнәсендә драматург Нәҗиб Асанбаевның “Әхмәт-Зәки Вәлиди Тоган” исемле пьесасы буенча спектакль дә тәкъдим иткәннәр. Бу чаралар агымдагы елда төрки дәүләтләрдә Зәки Вәлиди елы дип игълан итү кысасында узган. Башкортстан фәне һәм мәдәнияте көннәре кысасында Сабантуй да узган.

Анда Башкортстанның күп кенә сәнгать әһелләре дә катнашкан. Республика хөкүмәте җитәкчесе Раил Сарбаев сүзләренә караганда, Төркиянең рәсми даирәләре һәм эшкуарлары белән очрашулар да узган.

"Иң төп сөйләшүләр Башкортстанда пыяла заводы ачу һәм тире эшкәртү ширкәте төзү турында булды", дип ирештерде Раил Сарбаев. Пыяла заводы Агыйдел шәһәрендә төзеләчәк.
XS
SM
MD
LG