Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТАССРның 90 еллыгына истәлек тактасы куелды


Истәлек тактасы Тинчурин исемендәге театр бинасына эленде. Аңа Республиканың беренче туграсының рәсеме төшерелгән һәм беренче корылтай узу турында язылган.


“ТАССР төзелү татар халкы өчен зур әһәмияткә ия булды. Ул аның дәүләтчелеген торгызу һәм халкының күп гасырга сузылган хыялын тормышка ашыру билгесе булып тора”. Истәлек тактасын кую тантанасы әнә нәкъ шундый сүзләр белән башланды.

Тарихи вакыйганы искә төшереп торачак тактага: “Бу бинада 1920 елның 26 сентябрендә ТАССРның республика Үзәк Башкарма Комитеты сайлаган һәм башында С.С.Сәетгалиев торган республика хөкүмәтен – Халык Комиссарлары Советын раслаган Гамәлгә кую съезды узды” дип язылган.


Истәлек тактасын кую чарасында чыгыш ясап Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин: “Без тарихи вакыйганы билгеләп үтәбез. 1920 елның 27 маенда Татар Автоном Совет Социалистик Республикасы төзелү турында тарихи документ – Декрет кабул ителде. Менә 90 ел инде безнең халкыбыз бер сафта республиканың үтә катлаулы социаль-икътисад мәсьәләләрен чишу өстендә”, дип белдерде.

Тарих институты галиме Радик Салихов сүзләренчә, ул вакытта әлеге бинага 348 делегат җыелган булган. “Бу корылтай безнең дәүләтчелек тарихында яңа бер бит булып тора. Ул үз тамырлары белән гасырлар катламындагы төрки халыклар дәүләтчелеге, Иделдәге Болгар дәүләтенә, Казан ханлыгы һәм Алтын Урдага барып тоташа”, ди Салихов.

Әлеге тарихи вакыйга көнендә Гаяз Исхакый, Садрый Максуди, Ильяс Алкин, Мулланур Вахитов, Мирсәет Солтан-Галиев, Борхан Мансуров һәм башкаларны да искә алу кирәк, дип тә белдерде ул.


Мөхәммәтшин һәм Бердников

Истәлек тактасын сынчы Юрий Бердников эшләгән. Ул:“Дәүләтебезнең һәм безнең бүгенге тормышыбызның нигезен төзегән буын эшен күрсәтүдә катнашуыма горурлык хисләре кичерәм”, диде.

Аның сүзләренчә, әлеге тактаны эшләгәндә туграны ясау җиңел булмаган. Республиканың беренче туграсын Бакый Урманчы ясый. “Аның рәсеме бик нәфис, ул график яктан бик мөкәммәл”, ди Бердников.

XS
SM
MD
LG