Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Русиянең милли мәгълүмат чаралары корылтае җыелачак


Казанда 25-27 июнь көннәре Русиянең 40лап төбәгеннән җыелган милли мәгълүмат чараларның IV корылтае үтәчәк.

Журналистлар Казан-Болгар-Зөя-Алабуга-Казан юлын 3 көндә 4 катлы көймәдә үтеп төрле утырышлар, түгәрәк өстәл сөйләшүләре, танылган кешеләр белән бергә оештырылган остаханәләрдә катнашачак, Зөя һәм Алабугада тарихи һәйкәлләр белән танышачак.

Милли мәгълүмат чараларының беренче корылтае Казанда 2005 елда узган иде. Аның эшендә Русиянең 40лап төбәгеннән һәм БДБ илләреннән 150дән артык журналист катнашты.

Быел корылтайга 250ләп кеше килер, дип көтелә. Чара Татарстан хөкүмәте һәм журналистлар берлеге, Русия журналистлары берлеге химаясендә оештырыла.
XS
SM
MD
LG