Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чехиядә урта-уң коалиция төзеләчәк


Шимбә көнне тәмамланган сайлау нәтиҗәләренә караганда, Чехия парламентының түбән пулатында 5 партия вәкилләре булачак. Аларның өчесе коалиция төзү турында сөйләшүләр башларга килеште. Сөйләшүләр нәтиҗәле булса коалициягә 118 депутат кереп парламентта карар кабул иткәндә зуррак көчкә ия булачак. Урта-уң юнәлештәге сәясәт алып барачак коалициянең төп максаты – бюджет дефицитын киметү.

Иң күп тавыш алган социал-демократлар партиясе (22%) җитәкчесе Иржи Пароубек алган тавышларның аз булуына ризасызлык белдереп фирка җитәкчелегеннән китте.

Социал-демократларның яңа башлыгы Боһуслав Соботка, коалицион хөкүмәтне анда эшли алачак партияләр төзергә тиеш, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG