Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мексика култыгында нефтьнең диңгезгә агуы дәвам итә


British Petroleum (BP) ширкәте рәсмиләре хәбәр итүенчә, тишелгән нефть коесына цемент тутыру кирәкле нәтиҗәгә китермәгән, нефть суга агып диңгезне пычыратуны дәвам итә.

BP ширкәте нефтьне туктатыр өчен башка юллар эзли.

20 апрель Мексика култыгындагы нефть табу урынында шартлау булып 11 эшче һәлак булды. Шул көннән бирле нефть зур күләмдә диңгезгә агып утыра. Бу АКШ тарихында иң зур экологик каза. Аның нәтиҗәләрен бетерү өчен җаваплылыкны үз өстенә АКШ президент Барак Обама алды.
XS
SM
MD
LG