Accessibility links

Кайнар хәбәр

Розалина Шаһиева: Шүрәле Антик чордан ук килә


31 майда “Хәзинә” сәнгать галереясендә “Сөйкемле Шүрәле” бәйгесенә йомгак ясалды. Чарада катнашканнар Тукайга һәркөн игътибар булырга тиеш дип әйтә. Тукай фонды җитәкчесе Риман Гыйлемханов шагыйрьнең Җаек чоры бик начар өйрәнелгән дип борчыла.

Гыйлемханов әйтүенчә, башта алар “Сөйкемле Шүрәле” бәйгесендә җиңүчеләрне Тукай-Кырлайда бүләкләргә җыенганнар. Әмма Татарстан хөкүмәте башлыгы урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева, балаларның эшләрен Казан Кирмәнендәге “Хәзинә” галереясенә куярга кирәк, дигән тәкъдим белән чыккан.

Балалар рәссамнарга караганда иҗадиерак

Әлеге бүләкләү тантанасын ачкан вакытта да Зилә Вәлиева дөньяга таралырдай һәдиягә нигез булып торырлык эшләр күргәнлеген дә әйтте. Балалар ясаган аларны. Сәнгать белгече Розалина Шаһиева сүзләренчә, укучылар рәссамнарның башына да килмәгән әйберләр кулланган.

“Балаларның иҗади фантазиясе искиткеч. Миңа аларның табигый материал белән эшләүләре бик ошады. Моңа бернинди рәссамның да башы җитмәс. Мәсәлән, бер укучы ике нарат күркәсеннән пар атның башын ясый. Борчаклардан Шүрәлегә янып торган алтын күз тезеп куя. Каен кайрысы һәм башка әйберләр күп. Монда балчыктан алып агачка кадәр барсын да күрергә була”, ди Шаһиева.

Азанакай районы Тымытык мәктәбенең 8нче сыйныфында укучы Сөмбел Мөхәммәдиева Тукайның Шүрәлесен үзенчә күрә. Курчак театрында кулга киеп уйнарлык итеп эшләгән ул аны. Йон кофатсын да кызганмаган. Шүрәлене нәкъ шуннан теккән.

Тукай иҗатын бөтен Татарстан эшләгән

Тукайның иҗади мирасын саклау һәм үстерү фонды җитәкчесе Риман Гыйлемханов әйтүенчә, бәйгедә 34 районнан шулкадәр күп бала катнашкан. Кайбер районнарда 500-600 бала Шүрәлене сөйкемле итеп ясаган. Эшләре 1000 ашкан районнар да бар икән. Җиңүчеләрдән килгән әйберләр генә дә 350 дән артык булган.

“Күпме баланы без яңадан Тукайга кайтардык. Тукай кечкенәдән баланың күңеленә керсен һәм чыкмасын иде. Тукай – ул татар милләте һәм аның язмышы. Тукай күңелдә яшәсә – милләт тә яшәр иде. Бу бәйгенең максаты әнә шул”, ди Гыйлемханов.


Җаектагы Тукай ачылмаган әле

Аның сүзләренчә, Тукай күпләр өчен әлегә шәүлә генә булып калган. Аның бөеклеген аңламаган татар түрәләре дә җитәрлек. Сынга гына табынган кебек табынучылар да юк түгел.

Җаекка барып эзләнүләр үткәрү фонд җитәкчесенең якындагы теләкләренең берсе. “Тукай анда 11 еллап яшәгән. Шагыйрь булып та, шәхес булып та формалашкан. Тукайның Җаек чоры бездә яхшылап өйрәнелмәгән. Моннан 60 еллар элек Ибраһим Нуруллинның “Тукай Уральскида” дигән китабы бар. Шуннан бирле бер генә китап та, фәнни хезмәтләр дә чыкканы юк. Минем бүгенге көн күзлегеннән карап Тукайның Җаек чорын өйрәнәсем килә”, ди Гыйлемханов.

Тукайны күтәрү – татар халкын күтәрү


Татарстан Дәүләт шурасының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев Тукайга багышланган чаралар һәрдаим булып торырга тиеш, дип белдерә. “Тукай турында сөйләү, аңа багышланган чаралар үткәрү һәрвакыт булып торырга тиеш. Тукайны күтәрү – ул халкыбызны күтәрү.

Разил Вәлиев мәктәптә укыганда, кечерәк вакытта Шүрәледән гел курка торган булган. Рәссамнарның әсәрләрен күреп ипләк кенә ул аңа якыная барган. Бүген исә Шүрәлегә ул гашыйк.


Шүрәле Антик мифологиягә үк барып тоташа


Сәнгать белгече Розалина Шаһиева исә Шүрәлене татарның Европа һәм Азия цивилизациясендәге искиткеч бер феномены дип атый. Ул аны бөек шәхес ди.

“Шүрәле әле кайбер яклары ачылмаган, ә ачылган яклары гаҗәеп кызыксындыру тудыра торган могҗиза ул. Бакый Урманчега кадәр аны Пещинский, Арсланов һәрвакыт сәяси рухта сурәтләгәннәр. Кулак итеп тә ясаганнар. Сугыш вакытында Шүрәлене интерпретацияләүчеләр аны фашистка да ошата. Ул бит кулга яман, кытыклап үтерә.

Узган гасырның 50нче елларыннан соң гына фән үсеп китеп, дөньяга караш киңәйгәннән соң, Шүрәленең кем икәнен аңлый башладык. Бакый Урманченең эзләнүләре зур өлеш кертте. Ул аны Антик мифология белән бәйли алды”, ди Шаһиева.

Бәйге киләсе елда да булачак


Шаһиева сүзләренчә, әлеге бәйгенең киләчәге зур. Эшләрне бәяләүче төркемдә профессиональ сәнгатьче дә булырга тиешлеген әйтә. Зилә Вәлиева да әлеге бәйге соңгысы булмаячак дип белдерә. “Алдагы елга тагын да зуррак күләм белән тагын да яхшырак эшләр килер дигән ышаныч туа”, ди Вәлиева.

Укучыларның эшләре “Хәзинә” сәнгать галереясендә профессиональ рәссамнарныкы белән бергә куелды. Белгечләр алар бер-берсен тулыландырды, ди.
XS
SM
MD
LG