Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО Иминлек Шурасы Израил гамәлләрен хөкем итте


БМО Иминлек Шурасы Израил хәрбиләренең Газзә сызыгы янында фәлестиннәргә ярдәм итергә теләгән активистларга каршы гамәлләрен хөкем итүче карар чыгарды.

Дүшәмбе һуманитар йөк төягән 6 көймәнең берсендә 9 активист һәлак булды.

Израил Газзә блокадасын диңгездән өзеп керүгә юл куймаячагы турында алдан ук кисәткән иде.

БМО Иминлек Шурасы мөрәҗәгатендә бу хәлне бәйсез рәвештә тәфсилләп тикшерү таләп ителә.

Фәлестиннәр, гарәпләр һәм Төркия Израилнең катырак хөкем ителүен теләгән иде.

Көймәләрдә булган 480-ләп активист әле дә Израил хәрбиләре кулында кала.

Израил активистларның үз хәрбиләренә һөҗүм иткәнлеген һәм хәзер ул һөҗүмгә кемнәрнең катнашы булуын ачыкларга теләвен белдерә.
XS
SM
MD
LG