Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә Ислам кабул итү көнен 16 майда бәйрәм итү тәкъдим ителә


Татарстан депутатлары Русиядә ислам кабул ителгән көнне тарихи көн буларак 16 майда бәйрәм итү тәкъдиме белән чыкты.

Дәүләт Шурасының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты әгъзалары шундый тәкъдим ясады.

Алар моны хәзерге Русия җирләрендә урнашкан Борынгы Идел Болгарында исламның дәүләт дине буларак 922 елның 16 маенда кабул ителүенә нигезләде.

Русиядә Ислам кабул итү көнен булдыруны 25 майда Федерация Шурасындагы милли сәясәт һәм дәүләт белән дини берләшмәләр арасындагы мөнәсәбәтләр берләштерелгән комиссиясе утырышында Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тәкъдим иткән иде.
Утырышта катнашучылар бу тәкъдимне хуплады.

1 июньдә Русия президенты Дмитрий Медведев һәр елның 28 июлендә Русиядә Христианлык кабул итү көне буларак бәйрәм итү турында яңа канунны имзалады.
XS
SM
MD
LG