Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чиләбедә 5 кеше "Һизб ут-Таһрир" әгъзасы булуда гаепләнде


Чиләбе өлкә мәхкамәсе 5 кешене "Һизб ут-Таһрир" оешмасы әгъзасы булуда гаепләүче карар чыгарды.

Хөкем ителүчеләр 27 белән 35 яшьләр арасындагы Анзор Акиев, Айрат Локманов, абыйлы-энеле Вадим һәм Салават Хәбировлар һәм Вадим Насыйров.

Алай өйләрендә тыелган китаплар, экстремистик эчтәлектәге җырлар язмалары һәм видефильмнар саклауда гаепләнә. Кайберләренең фатирларында гранаталар да табылган диелә.

Моннан тыш алар үз төркемнәренә яңа әгъзалар тартуда, экстремистик эчтәлекле язмалар таратуда һәм башкаларны террорчылык идеологиясенә өйрәтүдә гаепләнә.

Алар елъярымнан дүрт елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итү җәзалары алды.
XS
SM
MD
LG