Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чиркәсләр автономияле өлкә булдырмакчылар


Карачай-Чиркәс республикасы башкаласында узган чиркәсләрнең гадәттән тыш корылтаенда катнашкан вәкилләр Русиягә караган Чиркәс автономиясен торгызу тәкъдимен истә тоткан резолюцияне кабул итте.

“Кабул ителгән резолюциядә республикадан аерылып Чиркәс автономияле өлкәсен булдыру күздә тотыла”, диде “Интерфакс”ка "Адыгэ Хасэ" чиркәс иҗтимагый хәрәкәт рәисе Мөхәммәт Чиркәсов.

Ул корылтайда катнашкан вәкилләре 1926-1957 елларда булган автономияне торгызуны тәкъдим итә дип тә өстәде.

Корылтайда шулай ук автономияне торгызу мәсьәләсе белән шөгыльләнәчәк милләтара комиссия төзү турында да карар кабул ителгән.

Вәкилләр әлеге таләпне күздә тоткан мөрәҗәгатьне Русия президенты Дмитрий Медведев, премьер-министр Владимир Путин һәм президентның Төньяк Кавказ федераль бүлгесендәге вәкиле Александр Хлопонинга юллаган.

“Без хәзер аларның карарын көтәбез һәм бу мәсьәләдә бернинди референдум уздыруны планлаштырмыйбыз”, ди Чиркәсов.
XS
SM
MD
LG