Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ президенты BP җитәкчелегенә тәнкыйть белдерде


АКШ президенты Барак Обама тагын бер мәртәбә British Petroleum (BP) ширкәтенең башкарма җитәкчесе Тони Һэйуордка Мексика култыгындагы экологик казаның ни дәрәҗәдә куркыныч булганына бәя бирә алмаганы өчен кискен тәнкыйть белдерде.

АКШның NBC каналына биргән әңгәмәдә Обама киләчәктә Һэйуорд белән эшләмиячәген әйтте.

20 апрельдә Мексика култыгында BP ширкәтенең нефть коесында булган шартлаудан бирле көн саен диңгезгә 24 меңләп мичкә нефть агып утыра. Ширкәт ул нефтьнең 11 мең мичкәсе суга эләкмичә махсус танкерларга суыртыла, дип ышандыра.

Белгечләр Мексика култыгын чистартырга берничә ел кирәк булачак, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG