Accessibility links

Кайнар хәбәр

Исламны кабул итү көне Русиядә истәлекле дата исемлегенә кертелерме?


Православ чиркәү Русияне чукындыру көнен барлык диндәге вәкилләргә тага. Мөселманнар исә исламны кабул итү көне тирәсендә уртак фикергә килә алмый. Белгечләр Татарстан депутатларының исламны кабул итү көнен истәлекле дата исемлегенә кертү мөрәҗәгате Думада шома гына узуында шикләнә.

Татарстан Дәүләт Шурасы утырышында исламны кабул итү көнен рәсмиләштерү мөрәҗәгатен хуплау тапты. Бары бер депутат кына аңа каршы чыкты. Хәзер бу мөрәҗәгать Русия Дәүләт Думасына юлланачак.

Татарстан дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев исә Русия Дәүләт Думасы хупламаса да, республика парламенты Татарстандагы истәлекле даталар календарена ислам динен рәсми кабул итү көнен кертү турында карар кабул итә алуын әйтте.

Русия ислам университеты ректоры Рафикъ Мөхәммәтшин Татарстан Дәүләт Шурасы мөрәҗәгатенең Дәүләт Думасында тиз генә үтәчәгендә шикләнә.

“Бу өлкәдә проблемнар булыр дип уйлыйм. Дөрес Федерация шурасы рәисе Сергей Миронов хуплавын белдергән иде, ләкин интернет сәхифәләрдә күренгәнчә православ чиркәү дә шактый каршы. Шуңа Дәүләт Думасы аша уздыру шактый катлаулы булыр дип уйлый. Экспертизага җибәрерләр, галимнәр җыелыр, сәясәтчеләр арасында каршылык күп булыр”, ди ул.

Мөхәммәтшин бу мәсьәләнең сәяси ягы да булуын әйтә. Чөнки ислам дине православ диненә караганда иртәрәк кабул ителгән

“Аны тану ул православ чиркәү өчен кабул ителә торган әйбер түгел”, ди РИУ ректоры.

Православларның чукындыру көне турында үз карашы

Инде хәзердән үк православ чиркәү Русияне чукындыру көне диненә карамастан барлык русиялеләр өчен мөһим чара дип белдерә. Мәскәү патриархатының тышкы чиркәү элемтәләр бүлеге башлыгы митрополит Волоколамский Иларион тышкы эшләр министрлыгы хезмәткәрләре белән очрашу вакытында Русияне чукындыру көне кешенең нинди генә диндә булуына карамастан, барлык русиялеләр өчен бик зур әһәмияткә ия дип әйтте.

Аның сүзләренчә, Русияне чукындырып кнәз Владимир рухи һәм дини генә түгел, ә мәдәни юнәлеш булдырды.

“Ул Русьне христиан Европа киңлеге алып керде. Әгәр заманында бу сайлау булмаса, хәзер Русиянең мәдәни үзенчәлегенең нинди булуын хәтта фаразлавы да авыр”, диде митрополит.

Мөселманнар бер фикергә килә алмый

Шул ук вакытта мөселманнар исламны кабул итү көне өлкәсендә уртак фикергә килә алмый. Мөхәммәтшин әйтүенчә, ислам Русия җиренә инде 7-8 гасырда ук Кавказ аша үтеп кергән.

“Көньяк Кавказ мөселманнарының координация үзәге рәисе Исмәгыйль Бердыев “Интерфакс”ка биргән әңгәмәсендә Татарстан тәкъдим итә торган көнгә караганда бездә ислам иртәрәк таралган дип әйтә. Әмма Татарстан исламны рәсми рәвештә дәүләт дине буларак кабул итү турында сүз алып бара. Һәм чыннан да ул Болгар җирендә булган, чөнки аның Кавказда таралуы әле нинди дә булса дәүләт тарафыннан рәсми кабул итү түгел”, диде ул.
XS
SM
MD
LG