Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израил Романия белән иминлек килешүенә кул куйды


Төркиянең Израилгә һава киңлеген ябуы һәм уртак күнегүләрне гамәлдән чыгаруы, Израилне хәрби күнегүләр өчен үзенә яңа уртак ил эзләргә этәрде. Израил эчке иминлек министры Йицһак Аһаронович бу максат белән Бухарестка килде. Израил министры Романия рәсмиләре белән иминлек өлкәсендә яңа килешүгә кул куйды.

Иминлек һәм оештырылган җинаятьчелеккә каршы уртак көрәш килешүенә кул куйган ике ил рәсмие, янә килешүләр белән ике ил арасында мөнәсәбәтләрнең ныгыячагын әйтте.

Аһаронович: "Башка илләр Израил белән мөнәсәбәтләрне туктатканда, Романия гел Израил белән бергә булды", дип әйтте.

XS
SM
MD
LG