Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түрәләр "Волга" һәм "Победа" машинасына кызыга


Русия түрәләре бүген текә машиналарына өстәп совет заманы автомобильләрен сатып ала. Аны төзекләндерү өчен алар миллионнарча сумнар түгәргә әзер. Казанда да ретро машиналар белән кызыксынучы җитәкчеләр бар.

Әлбәттә бүген Русия юлларында машиналарның нинди генә юк. Хәтта Лада, "Волга"га караганда башкалаларда "БМВ", "Мерседес" кебекләре бәлкем күбрәктер дә. Әмма җитәкчеләр баеган саен, совет машиналарына өстенлек бирә башлады. Алар Чайка һәм "Волга" машиналарын инде гаражларына алып кайтып куя башлады.

“Robb Report” журналының урыс бүлеге җитәкчесе Карен Газарян әйтүенчә, түрәләр совет машиналарына бер-берсеннән күреп кызыга. Мисал өчен премьер Владимир Путин 1956 елны чыккан ак төстәге "Волга"сын төзекләндергән иде.

“Бу бары тик мода. Әгәр ил җитәкчесе Brioniдан йөри икән, башка түрәләр дә шуны алырга тырыша. Барыбыз да Путинның Вlancpainны яратканын беләбез, шуңа хөкүмәт бинасына килгәч үк Вlancpainда йөргән кешеләр күзгә ташлана”, ди ул.

Балачакны сагынып

Путин нан тыш президент Дмитрий Медведевның икенче дөнья сугышы тәмамланганнан соң 1948 елны чыккан “Победа” автомобиле, вице-премьер Игорь Шуваловта махсус Политбюро әгъзалары өчен чыгарылган ЗиЛ-41047 лимузины, Мәскәү мэры урынбасары Владимир Ресинда Түбән Новгородта чыккан өч ретро автомобиль, Курски өлкәсе губернаторы Виктор Будановта Bentley машинасыннан тыш, совет заманына караган ЗиЛ һәм иркен Чайка автомобиле бар.

“Зурлар өчен уенчыклар” журналын чыгаручы Илья Сорокин әйтүенчә, аларның күбрәк совет заманы машиналарын сагынуы балачак белән бәйле.

“Кеше күргәзмәгә килгәч "Победа" яисә "Москвич" машиналарын күреп атасының шул машиналарда аны утыртып йөрүен искә төшереп балачагын сагынып куя. Ул үткән елларга әйләнеп кайткандай була”, ди ул.

Миллионнар кызганыч түгел

Сорокин әйтүенчә, кайбер иске машиналарны туплаучылар моңа шулкадәр бирелгән, хәтта аларны төзекләндерү өчен шактый акчалар түләргә әзер. Хәзерге вакытта ул 1970 елдагы жигули машинасын беренчел кыяфәтенә кайтаруга заказ биргән һәм моңа 50 мең евро акча түләргә риза булган кешене белә.

Узган айда Медведев югары түрәләргә үз "Мерседес"ларыннан төшеп, Русиядә җитештерелгән машиналарга утырырга тәкъдим итте.

Русия президенты эшләре идарәсе җитәкчесе Владимир Кожин “Эхо Москвы”га бу мәсьәләнең тикшерелүен һәм җитәкчеләр киләчәктә чит ил машиналарыннан кабат ЗиЛга күчеп утырырга мөмкинлеген әйтте.

Илдәге иң бай кешеләрнең берсе Олег Дерипаска “Победа” машинасын җитештерүне торгызырга теләвен әйткән иде. Әмма икътисади кризис моңа аяк чалды.

Әмма Газарян бу файда китермәүче совет брендына булган мәхәббәтне аңламавын әйтә.

“Әлбәттә, "Победа" һәм шулай ук "Волга" начар машиналар түгел. Бу әлбәттә аның белән кызыксынучылар өчен яхшы. Әмма моны дәүләт идеясына әйләндерү, минемчә, ахмаклык”, ди ул.

Казанда да ретро машина белән кызыксынучы җитәкчеләр бар. Шуларның берсе - Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. Ул ГАЗ -21 “Волга” атомобильләрен яратучылар клубы җитәкчесе дә булып тора. Бу "Волга" машинасы аның хезмәт урынындагы беренче автомобиле булган.

Әлеге "Волга" машинасы Казан мэры Илсур Метшинда да бар. Аны аңа бүләк иткәннәр.
XS
SM
MD
LG