Accessibility links

Кайнар хәбәр

Качакларны үзенә иң күп җәлеп иткән ил - Көньяк Африка


БМО бүген дөнья качаклар көнен билгели. Бу көндә низаг сәбәпле илләрен ташлап китәргә китәргә мәҗбүр ителгән кешеләргә игътибар юнәлдерелә. БМО махсус шурасы соңгы хисабында өйләренә кайта алмаган якынча 15 миллион "ватансыз" качак булуын белдерә. Әлеге сан 1990нчы ел белән чагыштырганда иң югары күрсәткеч.

БМОның яңа чыгарган хисабында шулай ук 2009 елда 222 мең кешенең теркәлүе белән рәсми рәвештә сыену таләп иткән качаклар саны бер миллионга җиткән. Качаклар сыену таләп иткән илләр исемлегендә, АКШ, Франция, Малайзия, Канада, Швеция һәм Германия урын ала. Исемлекнең башында исә Көньяк Африка игътибарны җәлеп итә.

Хисапка күрә Нигерия, Африка, Гыйрак һәм Сомали халкы дөньяда иң күп сыену таләп иткән милләтләр исемлегендә. Алардан кала руслар, кытайлар һәм серблар исемлектә югары рәтләрдә тора. Әлеге 7 ил ватандашлары сыену тaләп иткән милләтләр графикасында 40 %ны тәшкил итә.
XS
SM
MD
LG