Accessibility links

Благовещен “чистартуы”нда зыян күрүче җиңүе


Башкортстанның Благовещен шәһәрендә милиция хезмәткәреннән кыйналган чираттагы бер кеше мәкхәмәдә җиңеп чыкты. Аңа ил казнасыннан 70 мең сум акча түләнәчәк.

Бу җиңүгә Благовещен шәһәрендә яшәүче Алавердян Самвела Рафаэли ирешкән. Шәһәрдә милиция һәм ОМОН көчләре йөзләрчә кешене кыйнаганда Алавердян әфәндегә һәм аның гаилә әгъзаларына дә мул “өлеш” чыга. Аларны йортларына кереп милиция һәм ОМОН хезмәткәрләре, резина таяклар белән, каты кыйнап ташлый.

Шуннан соң каза күрүчеләр, үзләренә китерелгән күңел һәм тән газаплары өчен, хокук саклау оешмалары хезмәткәрләрен мәхкәмәгә бирә. Менә, ниһаять, Уфа шәһәренең Ленин районы мәхкәмәсе Алавердян әфәнде файдасына карар чыгарды. Хәзер Русия Финанс министрлыгы каза күрүчегә 70 мең сум акча түләргә тиеш.

Исегезгә төшерәбез, 2004 елның декабрь аенда шушы шәһәрдә милиция һәм ОМОН көчләре тарафыннан “чистартулар” булып, 300дән артык кеше каты кыйналган иде. Шуннан соң каза күрүчеләр милиция хезмәткәрләрен мәхкәмәгә бирә башлады. Әмма бу гамәлләрне тикшерү озакка сузылды. Бары тик берничә ел үткәч кенә, берничә гаепле милиционер җәза алды.

Өч милиционер шартлы рәвештә хөкем ителде. Һәм бары тик Благовещен шәһәре эчке эшләр идарәсенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге оперуполномоченные, милиция лейтенанты Айдар Гыйльванов кына 4 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Нәкъ менә ул әле мәхкәмәдә җиңеп чыккан Алавердян әфәндене һәм аның гаилә әгъзаларын кыйнауда катнашкан.

Шулай итеп Благовещендагы “чистартулар”да каза күрүчеләр үзләренә китерелгән әхлакый зыянны каплатуны таләп итеп тә мәхкәмәгә мөрәҗәгать итә һәм аларда җиңеп чыга башлады. Элегрәк, мисал өчен, Бөре социаль-педагогия академиясенең икенче курсында белем алучы Дмитрий Антипин да җиңде һәм аңа Русия Финанс министрлыгы аша 50 мең сум акча түләделәр. Нәкъ менә аның җиңүеннән дәртләнеп, хәзер башка каза күрүчеләр дә милиция өстеннән мәхкәмәгә бирә башлады.

Благовещен шәһәре милициясенең күпчелек хезмәткәрләре һәм милиция идарәсенең ул чактагы башлыгы Илдар Рамазанов “судан коры чыкты” гына түгел, ә өскә дә күтәрелә башлады. Шушы көннәрдә генә Рамазанов әфәнде Благовещен шәһәре хакимияте башлыгының урынбасары вазыйфасына үрләтелде. Бу гамәлгә кеше хокукларын яклаучылар ризасызлык белдерә башлады да инде. Алар әлеге гаҗәп хәлләр хакында ил җитәкчелегенә мөрәҗәгать әзерләүләрен әйтә.
XS
SM
MD
LG