Референдумга вакытлы хөкүмәтне раслау, Кыргызстанны президент республикасы идарәсеннән парламент идарәсенә үзгәртү кебек мәсьәләләр куелган.
Яңа конституция өлгесендә каралганча, 120 кешелек парламент премьер-министр һәм хөкүмәтне билгелиячәк. Президент алты елга бер тапкыр сайланып республиканы танытып йөрү вазыйфасын гына үтиячәк.
Ил буйлап ике меңләп сайлау урыны оештырылган, өч миллионлап кешенең сайлау хокукы бар.
Референдум бирелгән тавышлар аз булса да үткән, дип саналачак.
Үзбәкләр күпләп яшәгән бистәләрдә кешеләр өйләреннән чыгарга курка, өйләргә сайлау тартмалары китерелә.
Үзәк сайлау комиссиясе референдум нәтиҗәләре 5 июльгә билгеле булачак, дип белдерде. Киләсе атнада беренче нәтиҗәләр игълан ителәчәк.