Accessibility links

Тынгысыз Кыргызстан референдумга әзерләнә


Кыргызстаның Ош шәһәрендә үзбәк картлары тынычлык хакына дога кыла
Кыргызстаның Ош шәһәрендә үзбәк картлары тынычлык хакына дога кыла

Йөзләрчә кешенең гомерен өзгән милләтара чуалышлардан соң 27 июнь якшәмбе көнне Кыргызстанда референдум уза. Илнең яңа җитәкчеләре аңа зур өметләр баглый. Белгечләр исә вакытлы хөкүмәтнең көннәре санаулы, дип саный.

Ибраһим Нургази Бишкәк хастаханәсендә
Бишкәк хастаханәсендә чүпрәк-чапракка төренеп яткан 20 яшьлек Ибраһим Нургази әлегә күзләрен көч-хәл белән генә ача. Янында утырган әнисе, Гөлнара ханым сөйләвенә караганда, чуалышлар башлангач аның улы бер яраланган хәрбигә ярдәм итү өчен генә урамга чыккан булган. Көтмәгәндә кемдер аның үзенә аткан, дүрт тапкыр. Янәшәдәге ике кеше шундук үлгән.

Ни өчен нәкъ менә сезнең улыгызга атканнар, дигән сорауга Гөлнара ханым җавап бирә алмый. Бу мәшһәрне кем һәм ни өчен башлаганын без белмибез, ди ул.

Кыргызстанда милләтара чуалышлар нәтиҗәсендә йөзләрчә (кайбер мәгълүматларга караганда, меңнәрчә) кешенең үтерелүе артында кем торганы әлегәчә билгесез. Таҗикстан рекрутлары, Русиянең махсус көчләре, наркотик сатучылардан алып Кыргызстанның үзендәге көчләргә кадәр төрле гайбәтләр әйтелә.

Референдумнан чигенергә ярамый

Роза Отунбаева: "Референдумнан чигенергә ярамый"
Вакытлы хөкүмәт рәсмиләре бу чуалышларны элекке президент Корманбәк Бакыев тарафлы көчләр оештырган дип саный. Илдә тәртипсезлекләр оештырып, алар референдумны өзәргә тырышкан диелә.

Халык тавышына Конституциянең яңа өлгесе чыгарыла. Анда президент вәкаләтләренең бер өлешен парламентка тапшыру күз алдында тотыла. Әлеге референдум берүк вакытта вакытлы хөкүмәткә ышаныч белдерү чарасы буларак кабул ителә.

Илнең ике төбәге гадәттәнтыш хәлдә булуга карамастан, вакытлы хөкүмәтнең җитәкчесе Роза Отунбаева референдумнан баш тартырга җыенмый. Атнакич көнне телевидение аша ясаган мөрәҗәгатендә ул ватандашларын референдумда катнашырга чакырды.

Икенче яктан, мондый канлы вакыйгалардан соң референдум үткәрү кирәклегенә шикләнеп караучылар да бар. Сәяси күзәтүче Марс Сариев фикеренчә, вакытлы хөкүмәт бу референдум ярдәмендә үзенең хакимиятен саклап калырга тырыша.

“Бу вакытлы хөкүмәтнең йөзен саклап калу, хакимиятне саклап калу тырышлыгы. Чөнки халыкта бу хөкүмәтнең абруе көннән-көн төшә бара” ди ул.

Марс Сариев фикеренчә, референдум нәтиҗәсе нинди генә булмасын, вакытлы хөкүмәт киләсе сайлауларга кадәр дә тора алмаячак, аның көннәре санаулы.

Социаль шартлау ихтимал

Мирослав Ниязов: "Социаль шартлау ихтимал"
Соңгы вакыйгалар Бакыев чорында куәт буыннарын җитәкләгән, хәзер оппозициягә күчкән кешеләргә яңа сулыш биргән. Шуларның берсе Иминлек шурасының элекке секретаре генерал Мирослав Ниязов хәзер “Эл арманы” партиясен җитәкли. Аның фикеренчә, Кыргызстан әлегә парламент системына әзер түгел.

“Киләсе референдумда хәрәмләшүләр булачак. Хәрәмләшү бездә табигый күренеш. – ди Ниязов. – Ләкин хәзер инде башка замана. Андый хәрәмләшүләр социаль шартлауга китерәчәк. Моның нәтиҗәсен күзаллавы да кыен.”

Ниязов сүзләренчә, вакытлы хөкүмәт үзенең булдыксызлыгын күрсәтте, кан коюга юл куйды, хәзер ул урыныннан китәргә тиеш.

Бу фикер белән килешмәүчеләр дә бар. Бишкәк урамында Тарагул Мораталиева исемле ханым вакытлы хөкүмәткә дә, якшәмбе үтәсе рефендумга да өмет баглый. Бу референдум илдә сугыш булмасын, халыклар тыныч яшәсен өчен кирәк ди ул.

Ош шәһәренең үзбәк бистәсендә
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:52 0:00

Ош шәһәренең үзбәк бистәсе халкы милләтара чуалышлар вакытында күргәннәрен сөйли.
XS
SM
MD
LG