Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милли мәгълүмат чаралары вәкилләре конгресска уңай бәя бирә


Конгресста катнашкан татар журналистлары
Конгресста катнашкан татар журналистлары

Русия төбәкләренең һәм милли мәгълүмат чараларының IV конгрессында катнашкан журналистларның күпчелеге чара уңышлы үтте дип саный. Аларны Татарстан башкаласы сокландырган.

Пенза өлкәсенең “Пензинская правда” мәгълүмат үзәге җитәкчеләре, шул ук исемдәге газетның баш мөхәррире Лариса Реппе Казанда булуыннан һәм конгресс эшендә катнашуыннан бик канәгать.

"Мин конгресста беренче мәртәбә каташам. Казан – мин күргән шәһәрләрнең иң матуры дияр идем. Биредә яшәүчеләрнең торган җирләрен яратулары күренеп тора. Җирле хакимиятнең үз халкын хөрмәте дә сизелә. “Тынычлыкның яратылышы” рок музыка фестивален карарга гарипләргә аерым мөмкинлек тудырылган булуы мине шаккатырды. Бу күренеш үзе генә дә Татарстанда аерым шәхескә булган мөнәсәбәт, кешеләргә карата кайгырту турында сөйли. Кызганычка, Русиядә бу зур проблем”, ди Лариса Реппе.

Журналистлар җыенының программы да, анда булган очрашулар да Лариса Реппе күңелендә уңай тәэсир калдырган.

“Биредә мәгълүмат чараларына игътибар зур, хакимиятнең мөнәсәбәте яхшы, эшне бәяли беләләр. Татарстан хакимиятенең акыллы җитәкчелек итүе сизелеп тора”, ди Лариса Реппе. “Журналистлар белән белән булган аралашулар, тәҗрибә уртаклашулар да минем өчен бик файдалы булды, журналистларга аралашу зарур, “Татмедиа”ның бу мөмкинлекне даими булдырып торуы бәя биреп бетергесез", ди Пенза журналисты Лариса Реппе.

Чуашстан республикасы татарларының Милли мәдәни мохтарияте шурасы рәисе Фәрит Гыйбатдинов та конгресс эшеннән канәгать. “Безнең Татарстанда шундый Конгрессны үткәрә беләләр, башка төбәкләрдән килгән халыкларның сокланып карауларына без дә шатландык”, ди ул.

“Зөя утравында православ булган музейларны күрсәтү, аның киләчәген заманча тергезү сорауларын күтәрү, ул һичшиксез зур әйбер. Һәр төбәктә шундый ук кадерле ядкарьләр бар, алар тузып ята. Татарстан шушы сорауны беренчеләрдән булып дөнья күләмендә күтәрде. Минемчә, бу эшләр уңышлы башкарылыр. Без - читтән килгән татарлар Казан белән горурланабыз. Киләчәктә тагын да үсүенә, Европадагы зур шәһәрләр рәтендә булуына өметләнәбез”, ди Фәрит Гыйбатдинов.

Ульян өлкәсе татарларының “Өмет” газетысының баш мөхәррире Исхак Хәлимов “Татмедиа” оештырган конгрессларының дүртесендә дә катнашкан. Бу чараларга карата аның үз фикере һәм кайбер тәкъдимнәре дә бар.

“Татар журналистлары өчен аерым түгәрәк өстәлләр оештыру кулай булыр иде. Аннары Казандагы матбугат чараларында эшләүче атаклы журналистларны чакырып, остаханәләр, очрашулар булса, бик әйбәт булыр иде.

Чечня, Мари иленнән, Дагыстаннан делегатлар килде. Русия халыклары телләрендәге матбугат чараларының үзләрен генә борчыган проблемнары бар, алар турында бер “түгәрәк өстәл”дә сөйләшү, аларны хәл итү юлларын эзләү бик тә әйбәт булыр иде.

Өлкә татар газетлары мөхәррирләре өчен шатлыклы хәбәр яңгырады. Татарстан премьер-министры Илдар Халиков безнең газетларга Татарстан кушымталарын булдыру, аны финанслау мәсьәләсен дә хәл итү турында әйтте. Бу бердәм татар мәгълүмат челтәрен булдыруга ярдәм итәчәк”, диде Исхак Хәлимов.

IV конгресста катнашкан делегатлар арасында яшь журналистлар да күп иде. “Безнең өчен бу – зур тәҗрибә туплау чарасы булды”, ди “Русия журналистлар берлеге”нең Самара өлкәсенең матбугат хезмәте җитәкчесе Тәнзилә Әһлиуллинна.
XS
SM
MD
LG