Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның үз космонавты булырмы?


Уфада Русия космонавтикасы федерациясе президенты, ике тапкыр Советлар Союзы каһарманы, СССРның очучы-космонавты Владимир Коваленок булып китте. Аны республика йортында Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов кабул итте.

Очрашуда Мортаза Рәхимов республикада космонавтика тармагына коралмалар җитештерү белән таныштырды, космонавтларны очыштан соң реабилитацияләүче шифаханә турында сөйләде.

Владимир Коваленок авиация һәм космонавтика өлкәсендәге уңышлары өчен Мортаза Рәхимовка федерациянең югары бүләге - Циалковский исемендәге орден тапшырды һәм киләчәктә җиһанган Башкортстан космонавтлары да менсен иде дигән теләк белдерде.
XS
SM
MD
LG