Accessibility links

Кайнар хәбәр

Туймазы – татар ягы


Римма Хафизова
Римма Хафизова

Башкортстанның Туймазы шәһәре һәм районында 150 меңләп татарча сөйләшүче халыкның милли мәгарифе башкалар гыйбрәт алырлык.

Римзил Вәли. Татарлар яшәгән төбәкләрдә милли мәгарифнең ни хәлдә булуы турында төрле бәяләр һәм тәкъдимнәр дә ишетелеп тора. Әмма Татарстаннан читтә урнашкан татар авылларындагы татар мәктәпләрендә эшләүчеләрнең тавышы, аларның проблемалары киң җәмәгатьчелеккә мәгълүм түгел дияргә була. Бүгенге түгәрәк өстәл сөйләшүендә Башкортстанның Туймазы районыннан Казанга сәфәргә килгән укытучылар катнаша.

Сөйләшү гадәти түгел. Анда катнашучылар - милләт арбасын җигелеп тартучылар – татар теле һәм әдәбияты укытучылары. Алар Казаннан 400 чакрым ераклыктагы Туймазы районындагы авылларында яшиләр. Форсат туганда алар Казанга килеп, мондагы музейлар, китапханәләр, театрлар белән танышып китәләр.

Туймазы укытучылары бүгенге шартларда авылда татар булып яшәү һәм татар телен, әдәбиятын укыту үзенчәлекләре турында белүче иң шәп экспертлар. Әйтергә кирәк, алар сәясәт, милли хәрәкәттә турыдан-туры катнашмасалар да, милләтне саклау, үстерү белән шөгыльләнәләр.

Башкортстанның Туймазы районы Татарстан белән чиктәш Октябрьски шәһәреннән башлап, Уфа янындагы Благовар һәм Бүздәк районнарына кадәр сузылган. Бу күптәнге татар ягы. Башкортстанда ачылган ике татар профессиональ театрның берсе Туймазыда урнашкан.

Соңгы елларда башкорт милли мәдәниятен пропагандалау өчен нәкъ Туймазыда башкорт халык җырларын башкару буенча “Озын көй” бәйгесе дә үткәрелә, җиңүчегә автомобиль тапшырыла торган курайчылар бәйгесе дә монда үтә.

Монда 1989 елда 17252 татар яшәгән. Бу район халкының 56%ы татарлар дигән сүз. 2002 елдагы җанисәп буенча Туймазы районы татарлары 9000 кешегә кимегән һәм хәзерге рәсми сан буенча 8381 татар бар дип исәпләнә.

Әйтергә кирәк, Туймазы якларында урбанизация, шәһәрләшү процессы бара. 1989 елда Туймазы шәһәрендә 29315 татар яшәп, халкының 50%ын тәшкил итсә, 2002 елда Туймазы шәһәре татарлары 40225 җиткән. Шулай итеп, шәһәрдәге татарлар 10000гә арткан, әмма хәзерге шәһәр халкының 41%ын тәшкил итә.

Шулай итеп, соңгы елларда милли статистиканың үзгәрүенә карамастан, Туймазы шәһәрендә һәм районында гына да 48500 татар яши. 40 мең татар яшәгән Октябрьски шәһәре дә Туймазы районына керә. Шуның өстәвенә, Туймазы, Октябрьски шәһәрләрендә һәм Туймазы районында яшәгән 56 мең башкортның 98%ы татар телендә сөйләшәләр. Шулай итеп бу төбәктә 150 мең кеше өчен татар теле - бердән-бер туган тел.

Районның татар теле укытучылары берләшмәсе җитәкчесе Римма Хафизова, Наҗия Сафуанова, Туймазы районының Нөрки авылы мәктәбендә татар теле укытучы Зарема Рәхимова үзләренең якташлары һәм мәктәпләре белән горурланалар, киләчәк турында да уйлыйлар.

Римма Хафизова.
Безнең укытучылар күңелләре белән Казанга тартыла. Халкыбыз турында күбрәк белгәндә генә горурлык артачак. Укучы балаларны гына түгел, әти-әниләрне дә музейларда йөртеп горурлык уятырга кирәк. Без каян килеп чыккан, чыннан да безнең халык горурланырлык дигәнне аңлата алсак, безнең халыкта үзенең турында горурлыгы күбрәк туар иде дигән уй килә.

Торгынлык чорында мин эшкә урнашкан вакытта марҗа хатыннары “зачем вы на татарском языке говорите?” дигәннәре бар иде. Балалар бакчасында балага татарча эндәшсәң, ник сез балагызга татарча эндәшәсез, өйдә аның белән русча сөйләшегез дип тә әйтәләр иде.

Яңарак кына Башкортстанда укытучылар корылтае булды. Анда балаларны иң башта туган теленә өйрәтергә кирәк дигән фикер яңгырады. Шул чакта гына баланың үсеше яхшырак булачак. Бу хакта әкренләп ата-аналарга, балаларга җиткерсәк, безгә укучылар тартылыр.

Римзил Вәли.
Соңгы вакытта Татарстан җитәкчелегеннән гаиләдә һәм башлангыч сыйныфларда татар теленә күбрәк игътибар кирәк дигән фикерләр ишетә башладык. Сездә ничәнче сыйныфка кадәр туган тел дәресләре мәҗбүри?

Римма Хафизова.
Чыннан да, башлангыч сыйныфларда аның нигезе салына. Ләкин, математиканы югары сыйныфларда да татар телендә аңлатсаң, балаларга яхшырак җитә, алар җиңелрәк үзләштерә икән.
Зарема Рәхимова


Зарема Рәхимова. Мин үзем Бәләбәй педучилищесында укып чыктым. Әле генә башлангыч сыйныф укытучысы белгечлеге буенча югары уку йортында белем алдым. Эшемдә төрле укыту ысулларын кулланып эшлим. Балаларның һәрбер язучының биографиясен ятлыйсы килми бит, ә Штенберг системасы буенча укыта башлагач, балалар язучыларның ничәнче елда туганын, ниләр язганын үзләре сызып киләләр.

Римзил Вәли. Хәзер сез татар язучыларын өйрәтәсезме?

Зарема Рәхимова. 10 сыйныфта берәр сәгать кенә. Өйрәтеп тә, сөйләшеп тә җитешеп булмый. Ә 11нче сыйныфта ике сәгать, башка сыйныфларда өчәр сәгать керә. Алар белән сөйләшеп тә, милли тәрбия дә биреп була.

Римзил Вәли. Туймазы, Бәләбәй районы үрнәгеннән язучылар, яки билгеле кешеләр, вакыйгалар турында сөйләргә туры киләме? Рөхсәт ителәме?

Зарема Рәхимова.
Рөхсәт ителә. Хәйретдин Мөҗәйнең Октябрьскида истәлек тактасы бар. Балалар 9нчы сыйныфта аның әсәрләрен кызыксынып өйрәнәләр.

Башкорт язучыларыннан үзебезнең Туймазы ягыннан Суфиян агай белән очрашып тордык. Фәнир Галимов, Альбина Имаева белән очрашулар да балаларны җанландыра.

Римзил Вәли.
Наҗия Сафуанова хәзер Туймазыда эшләсә дә, үзенең туган авылы Бикмәтне ярата. Атаклы галим, башкорт педагогия университетының татар филологиясе кафедрасын җитәкләгән Суфиян Сафуанов һәм күренекле драматург, Башкортстан язучылар берлеге рәисе булган Әсхәт Мирзаһитов нәкъ шушы авылда туып үскән. Дөрес, хәзер авыллар кечерәя, тормыш та үзгәрә. Суфиян Сафуановның сеңлесе Наҗия ханым шушы авылның әдипләре истәлеген сакларга тырыша.

Наҗия Сафуанова.
Минем бабам Гаяз Сафуанов бик укымышлы мулла, ә әбием укытучы булган. Шуларның нәселеннән чыккан әтием әле исән, абыем мәрхүм. Аны 1 декабрьдә үзебезнең авылыбызда җирләдек. Бабамнарның йорты исән, аны музей итеп ачарга телим. Безнең авылдан шулай ук Әсхәт Мирзаһитов чыккан. Ул безгә әниебез ягыннан туган.

Римзил Вәли.
Ул башкорт язучысымы, әллә татар драматургымы?

Наҗия Сафуанова.
Башкорт драматургы дип исәпләнә. Башта күбрәк татарча язып, башкортчага тәрҗемә ителде.

Римзил Вәли.
Авылда татар сыйныфларында ничә бала укый?

Наҗия Сафуанова. Бик аз. Быел безнең авылда мәктәп ябылды. 7-8 бала Татар Алканына йөри.

Римзил Вәли. Сезнең авылда ничә йорт бар?

Наҗия Сафуанова.
265.

Римзил Вәли. Әгәр һәр сыйныфта икешәр бала булса, урта һәм югары сыйныфлар “малокомплектный”мы?

Наҗия Сафуанова.
Әле шулай укытабыз да. Беренче белән өченче, икенче белән дүртенче, бишенче белән алтынчы сыйныфлар бергә укый.

Римма Хафизова.
Без бу сорауны күтәргән идек. Киләсе елда андый хәл булмас дип өметләнәбез. Ул яктан безнең мәгариф бүлегендә эш алып барыла. Чынлап та, бәлки кечкенә мәктәпләрдәге аз санлы балаларны зур мәктәпләрдә укыту яхшырактыр да.

Римзил Вәли. Балаларның аз булу сәбәбе - яшьләр чыгып тайган дигән сүзме?

Наҗия Сафуанова.
Армиядан кайткан, Чечняда хезмәт иткән егетләр өйләнмичә, өйдә яталар. Әниләре сыер саварга күрше авылга бара, әтиләре тракторчы булып эшли. Егетләр өйләнергә курка. Шуңа балалар аз. Хәзерге яшьләр алдагы тормышка карый белми.

Римма Хафизова. Яшьләрдә гаилә корып, тизрәк балалар булсын, без балаларга таянырбыз дигән уй булырга тиеш бит. Димәк, яшьләр алай уйламый. Нәрсәдән куркалар? Мин алай булмасын өчен аларның эчке рухы көчле булырга тиеш дип уйлыйм.

Нәҗия Сафуанова. Тәрбияви ышанычлы кешеләр дә кирәк. Тәрбиячеләр ышанычлы булса, яшьләребез үзләренә ныграк таяныр иде.

Римзил Вәли. Ә кияүгә чыкмаган кызлар бармы соң?

Римма Хафизова. Андыйлар да бар. Шуңа аптырыйм, телевизорны ачсаң, анда гражданский брак ул әйбәт нәрсә дип әйтәләр. Тормыш булгач, берничә хатын булса ярый, диләр. Менә шуны пропагандаламасалар иде.

Римзил Вәли. Наҗия ханым, Мирзаһитовлар, Сафуановлар үскәндә, зур язучы, галим булып киткәндә тормыш җиңелрәк булмаган бит.

Наҗия Сафуанова
Наҗия Сафуанова. Кешенең үзеннән тора бит. Бабабызның йортында әллә нинди матур затлы җиһазлары булмады. Ә киштәләре тулы китап иде. Укыган кеше югалмый, укыган кеше белемле була. Бабам кая гына барса да, һәрвакыт китап алып кайта иде. Безнең нәселдә белемгә омтылыш нык көчле булды.

Римзил Вәли. Үрнәк күрсәткән билгеле якташларыгызны тагы әйтеп китик инде. Әлегә без Әсхәт Мирзаһитов, Суфиян Сафуанов, Хәйретдин Мөҗәйләрне ишеттек. Тагы кемнәр бар һәм кемнәрне искә аласыз?

Наҗия Сафуанова. Муса Сираҗи бар. Кандра төбәгендә аның белән очрашулар еш оештырыла. Туймазыга килсә, анда да була.

Римзил Вәли. Фатих Кәрим дә “совет патриотизмы” дигән сүз белән онытыла башлаган иде түгелме? “Ант” шигырен мәктәп программасыннан төшереп калдырдылар. Аны үтәсезме?

Наҗия Сафуанова.
Аны без класстан тыш дәрестә өйрәнәбез.

Римзил Вәли. Ә Фатих Кәримнең кайсы әсәрләре программада бар?

Наҗия Сауфанова.
“Илем өчен”, “Разведчик язмалары”, “Сибәли дә сибәли” әсәрләре.

Римзил Вәли.
Ә Гази Кашшаф каян?

Наҗия Сафуанова.
Безнең Туймазы районыннан ул. Муса Җәлил иҗатын өйрәнеп безгә җиткерүче дә шул. Бу кеше безнең районыбыз өчен зур горурлык.

Римзил Вәли. Популяр җырчылар, композиторлар бардыр?

Наҗия Сафуанова.
Композитор Альбина Имаеваны әйтергә була. Ул музыка мәктәбендә укыта, үзенең студиясен булдырды. Сатирик шагыйрь Тимер Арслан белән горурланабыз. Ул Кәкребаш авылыннан. Популяр җырлар авторы Әкрәм Даутов та безнең яктан

Римзил Вәли.
Совет заманы кешеләрен искә алдык. Ә 100-200 ел элек кемнәр булган? Алар каян килгән? Боларны беләсезме?

Зарема Хаҗиева. Мин үзем Ярмәкәй районы Иске Шах авылыннан. Авылга Габдулла исемле кеше килеп утырган. Аның өч малае булган. Әтисе җирне өчкә бүлгән, малайларын җибәргән. Шах исемлесе безнең Иске Шах авылында калган.

Римзил Вәли. Димәк, Туймазы районында татар мәктәпләре бар, татар теле дәресләре укытыла, татар теле укытучылары эшли, татар кешеләре яши.

Римма Хафизова. Аллага шөкер, Туймазы районында бөтен мәктәпләрдә дә татар теле укытыла. Ләкин дәресләр саны аз булу безнең күңелне төшеребрәк тора. Башлангыч сыйныфларда өч дәрес керткәч тынычландык. Ә урта сыйныфларда сәгатьләр азрак.

Римзил Вәли. Сәгатьләр балалар азаюдан кимиме, әллә башка сәбәпләрдәнме?

Римма Хафизова. Хәзер туган телләргә шундый караш китте бит. Ләкин алдагы көннәрдә урта сыйныфларга да өчәр дәрес бирсәләр, аруырак булыр иде дип өметләнәбез.

Римзил Вәли. Глобализация шартларында авыл һәм милләтнең тормышы бик үк уңай якка тәгәрәмәсә дә, Туймазы районы татар теле укытучылары уңай үзгәрешләргә өметләнеп яши. Туймазының мәдәният һәм мәгариф тармагы татар дөньясы өчен чыннан да гыйбрәт алырлык.

Укытучылар белән сөйләшкәндә сәяси, яки милләтара мәсьәләләргә кагылмадык. Сабыр, тырыш бу ханымнарга сез яшәгән Нөрки авылында торучы 641 кешенең 39%ы гына татар, ә 52%ы башкорт дип саналганын әйтергә тел әйләнмәде. Бикмәт авылында яшәүчеләр дә хәзер 2 төрле саналганын, аларның 29%ы татар, 69% башкорт булуы әйтү урынсыз кебек тоелды. Туймазыда татарлар бар, татар телендә сөйләшүчеләрнең саны бу төбәктә 150 меңгә җитә. Алар үзләренең йөзен, туган телен яратып, аны саклап яшиләр.
XS
SM
MD
LG