Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар белгечләренә мохтаҗлык кими


Башкортстан югары уку йортларындагы татар бүлекләре кыскартылуы һәм ябылуы турында элегрәк хәбәр иткән идек. Башкорт дәүләт педагогия университетында читтән торып уку бүлеге бөтенләй бетерелә.

Әлеге хәлләр турында тулы мәгълүмат алу өчен бер төркем татар җәмәгатьчелеге оешмасы вәкилләре башкорт дәүләт педагогия университеты ректоры Раил Асадуллин белән очрашты. Анда ректор: “Без көндезге бүлеккә 15, читтән төп уку бүлегенә 10 кеше алырга әзербез”, дип белдергән.

Ректор сүзләренчә, әлегә бер генә гариза алынган, шуңа бүлек кыскартыла. Шунысы сәер, югыйсә, гаризалар кабул итү башлана гына. Шул ук вакытта быел читтән торып уку бүлеге бетереләчәге турында хәбәр күптән таралды, шуңа укырга килергә теләчеләрнең уку йортына ябырылмавы да гадәти күренеш. Университетның татар кафедрасы мөдире Фәнисә Гафурова исә башка фикердә:

“Без республикадагы барлык педагогия көлллиятләрен йөреп чыгып, аны тәмамлаучыларны читтән торып уку бүлегенә чакырдык. Барлыгы 33 кеше ризалык бирде. Әлеге хәбәр уку йортына мәгълүм булу белән. анда башкорт факультеты укытучылары да барып, үзләренә чакырып кайткан. Шулай итеп, безгә килергә теләүчеләрне үзләренә алырга ышандырганнар. Ә бит көллияттән соң читтән торып уку өч кенә ел, ягъни казна өчен дә бу отышлы. Уку йорты җитәкчелеге безнең белән сөйләшеп тә тормады. Гәрчә, без абитуриентлар җыя алсак та”.

Әлеге мәсьәлә Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары берлеге утырышында да тикшерелде. Милли хәрәкәт активистларына уку йортына абитуриентлар табу бурычы куелды. Шунысы сәер, филология факультетына килү өчен урыс теленнән бердәм дәүләт имтиханы бирелергә тиеш, ә андыйларның республика буенча берничә дистә генә кеше булуы мәгълүм. Ягъни, урыс теленнән имтихан бирмәгән кеше югары уку йортының филология факультетына укырга килә алмый.
XS
SM
MD
LG