Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан корылыкка бирешми


Озакка сузылган яңгырсыз көннәр бераз җиләзләнсә дә, быел уңышның түбән булачагы хәзердән үк билгеле. Татарстанда бу хәвефле көннәрдә күңелләрне төшермичә, төрле гадәти булмаган чаралар күрәләр.

Басуларда үләннәр кибә, Идел буендагы иң затлы урманлы ял итү төбәгендә 22 бакча йорты күз ачып йомганчы янып беткән. Татарстан югары мәхкәмәсендә “Низы” дип аталган җинаятьчеләр төркемен хөкем итеп 11 кешегә колониягә юлламалар бирелде, ә җинаятьчеләрнең атаманы гомерлеккә төрмәгә ябылды. Дөрес, бу мәхкәмә эше яңгырлы җәйдә шундый ук нәтиҗә бирер иде, әмма бу көннәрдә иректә дә һәм бигрәк тә төрмәдә дә хәлләр беркү һаваны, эсселекне кичерергә туры килә.

Татарстан түрәләре яһүд галимен тыңлый

Башка төбәкләрдәге кебек үк Татарстанда да гадәттән тыш хәл игълан ителде. Әмма барыбер яшәргә һәм эшләргә кирәк. Республиканың җитәкче оешмалары 30 октябрьгә кадәр ял итүдән баш тарттылар. Корылыкка каршы икеләтә үҗәте белән канун проектлары, күрсәтмә һәм фәрманнар языла.

8 июльдә Дәүләт Шурасының пленар утырышы булачак. Бу атнада хөкүмәт җитәкчеләре һәм аппарат хезмәткәрләре үзләренең белемнәрен тирәнәйттеләр. Икътисад өлкәсендә Нобель бүләгенә лаек булган Иерусалимдагы Яһүд университеты профессоры Роберт Аумани иң югары дәрәҗәдәге идарәчеләр өчен кризис чорында стимуллар турында лекция укыды.

Израиль галимен тыңлаган Казан җәмәгатьчелеге мөселман тәҗрибәсенә дә кызыксыну белдерә. Ислам эшмәкәрлеге буенча Халыкара форум үтүен дә беләсездер. Бу форумга чит ил эшкуарлары, да Русия төбәкләреннән дә килделәр. “Казан хәләл” дип аталган проектны башкаручы ширкәт эшчәнлеге мөселманнарны бигрәк тә кызыксындырды.

Элвира Нәбиуллина Татарстанда

Пәнҗешәмбе көнне Русиянең икътисад министры Эльвира Нәбиуллина Алабугага килеп, пыяла җеп ширкәтен ачуда катнашты. Уфада туып үскән, Мәскәү университетында белем алган милләттәшебез Эльвира Набиуллина КамАЗга килеп, “Мастер” дип аталган индустриаль паркны ачуда катнашты. Ничек тә яшьләрчә, яңача эшләп, корылык һәм кризисны җиңәргә тырышалар.

Казанның абруе кайбер Русия төбәкләренең дә күзен кыздыра икән. Бик көчле һәм акыллы губернаторларның берсе буларак танылган Краснодар крае губернаторы Александр Ткачев үзенең командасын ияртеп Казанга килде һәм мондагы оештыру һәм аппарат эшчәнлеген җентекләп өйрәнде.

Милли эшләр дә корылык дип тормый, үзенчә кайнап тора. Уфа белән Шәһри Болгар арасында көймәгә утырып сәяхәткә чыгучылар Казанда булып киттеләр. “Зайцев” теплоходына төялгән милли зыялыларның быелгы сәфәре бөек җырчы Фәридә Кудашева иҗатына багышлана.

Татар яшьләре Казанга җыела

Нәкъ 20 ел элек Бөтендөнья татар яшьләре көннәре беренче тапкыр үткәрелгән иде. Җомга көнне “Татмедиа” агентлыгында матбугат очрашуында 6-12 июльдә Казанда үтәчәк Яшьләр көннәре турында мәгълүмат бирделәр.

20 ел элек Татар яшьләренең Казанга җыелуы тетрәндергеч инкыйлаб булып тоелса, хәзер мондый милли гамәлләр киң колач җәйде. Шушы көннәрдә яшьләр җыеннарында туган пректларның берсе – “Сәләт аланнары” гөрләп тора.

Татар җәмәгатьчелеге Русия һәм чит илләрдә төбәкләрендә үтүче Сабантуйларында катнаша. Ял көне Хабаровски краенда Сабантуе җыела, ә Удмуртия башкаласында федераль Сабантуена Казаннан зур төркем сәнгатькәрләр һәм рәсми вәкилләр китте. Ижауда җомга кичендә Удмуртия президенты татар милли оешмалары белән очраша. Ә шимбә көнне федераль Сабантуена Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов килергә тиеш. Шулай итеп, корылыкка һәм матди, сәяси кризиска каршы саф татарча чаралар күрелә.
XS
SM
MD
LG