Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омски ягында кабат “Хәтер көннәре”


Омски өлкәсенең кайбер татар авылларында “Хәтер көннәре” үткәрү - мәрхүмнәрне дога белән искә алу, зиратларны чистарту, күмәк көч белән коръән ашлары әзерләү гамәлгә керде. Бу чараның үзенә генә хас булган билгеләре, гореф-гадәтләре дә барлыкка килде. Быел кайбер үзенчәлекләр дә булды.

Омски ягында “Хәтер көне” беренче мәртәбә 1990 елны Большеречье районының Яланкүл авылында үткәрелде дип санала. Әмма, чыгышы белән Кумыслы авылыннан булган Наил Шихов, аларның авылында хәтер көне күпкә алда үткәрелде ди.

1970 елларда олы юлдан 50 чакрым ераклыкта, урман-күлләр арасында урнашкан Кумыслы авылында бер-ничә генә гаилә калган була.Анда яшәүчеләрнең кайсы-кая барып урнаша. Күпчелек Омскига күчеп китә. Читтә яшәсә дә, туып-үскән җире белән элемтәне өзми халык, ел саен булмаса да, бик еш туган якларына кайтып йөри.

“Шулай, 1972 елны, җыелып кайтып, авыл зиратын төзекләндерү эшен башлап җибәдек”, ди Наил Шихов. 5-6 ел үткәннән соң, кабат зират эчен чистарталар, ауган читтәннәрне алыштыралар.

Ул елларда алар әле коръән ашлары әзерләмиләр, хәтем укулар да чамалы була. Араларында коръән укучылар да булмый. “Шулай да туган якка кайтып, дуслар белән очрашу – безнең өчен бик кадерле иде", ди Наил Шихов.

Соңрак, зиратны ел саен төзекләндереп тормас өчен, алар аны тирә яктан тирән чокыр белән әйләндереп алалар. Чокыр зиратны хайван кереп, таптап йөрүдән сакларга тиеш була.

“Әмма, таркалган очракта, киләчәктә авылның исеме дә, урыны да югалуы ихтимал”, ди Наил әфәнде. Һәм алар, авылның исемен булса да мәңгеләштерү максатыннан, авыл булган урынга махсус билге – стелла ясап куярга булалар.


Бүгенге көндә бу юнәлештә эш башланган. “Төрле төбәкләргә таралган авылдашларыбыздан акча җыя башладык. Язган булса, икенче хәтер көненә стелланы ясап куячакбыз", ди Наил әфәнде.

Кумыслы авылыннан чыгучылар авыл булган урынга истәлекле билге куярга уйлаганда, шулай ук таркалып килүче икенче бер татар авылында – Хуҗатауда быелгы хәтер көнендә андый билгене инде әзерләп утырттылар.

Әлеге чарада катнашкан Фәния Назырова сүзләренчә, алар бу эш өчен узган хәтер көнендә җыйналган акчаны тотканнар. “Авылның исемен, барлыкка килгән вакытын яздык. Авыл планын күрсәттек. 1945-1960 елларда яшәгән гаилә исемнәрен яздык”, ди Фәния Назырова.

Хуҗатау зиратында, башкаларныкы кебек, Фәния ханымның да күп кенә туганнары җирләнгән. Аларның каберләре янына ул нәни оныгы – Диананы да алып барган. “Оныгым үзенең дәү әтисенең каберен булса да белсен дидем, ди Фәния ханым..

Бүгенге көндә Хуҗатау авылы әле тулысынча таркалып бетмәгән. Анда дүрт-биш гаилә яшщп тора. “Бәлки авылыбыз таркалмас, сакланып калыр, быел күңелдә бер өмет чаткысы уянды. Район үзәгендә яшәүче Рәшит исемле кеше Хуҗатауга килеп, йорт салды. Бәлки тагын шулай килүчеләр булыр, бәлки авылыбыз терелер”, ди Фәния Назырова.

Таркалып беткән авыл озак сакланырмы? Анда тагын яңа йортлар калкып чыгармы, авыл кабат үсеп китәрме? - әйтүе кыен. Һәрхәлдә Фәния ханым моңа өметләнә.
XS
SM
MD
LG