Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ: Грузия һәм Русия бәхәсле икътисад мәсьәләләрен бергә хәл итәргә тиеш


Кушма Штатлар Русиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүне хуплый, әмма Мәскәү Грузия белән икътисад өлкәсендәге бәхәсле сорауларны хәл итәргә тиеш дип саный.

Бу хакта “Рустави-2” грузин телевизион ширкәтенә биргән әңгәмәсендә бу атнада Тифлиста булган Кушма Штатлар дәүләт секретаре ярдәмчесе Филип Гордон әйтте.

Аның фикеренчә, монда сүз беренче чиратта грузин шәраблары, минераль сулар һәм башка азык-төлекне кертүгә чикләүне бетерү турында бара. “Бу проблемнарны Мәскәү һәм Грузия бергәләп хәл итәргә тиеш”, диде Гордон.
XS
SM
MD
LG