Accessibility links

Чуашлар Болгарга дәгъва кыла


Чуашлар Татарстан болгар халкы мирасын үзенә генә “кысмакчы” дип борчыла. Алар фикеренчә, чуашларны ул җирнең варисы дип танымау тарихка хилафлык китерү булачак. Шуңа алар “Яңарыш” проектында чуаш белгечләре дә катнашырга тиеш дип саный. Татарстан галимнәре чуашлар өлешчә генә хаклы дип саный.

Болгар мәсьәләсе хәтта Чуашстан парламенты утырышында каралды. Моңа сәбәп булып Чуаш милли конгрессы җитәкчесе Геннадий Архиповның мөрәҗәгате торды. Аның фикеренчә, чуаш теле борынгы болгар теленең варисы, ел саен анда Чуашстаннан вәкиллекләр барып төрле чаралар уздыра. Шуңа чуаш халкын борынгы болгар варисы итеп танымау – ул тарихи фактларны бозу һәм проектта чуаш галимнәренең катнашмавы гаделсезлек булып торачак.

Чуаш милли конгрессы рәисе Архипов белән барлык депутатлар килеште. Чуашстан республикасы мәдәният, милли эшләр, мәгълүмат сәясәте һәм архив эше министрлыгының мәдәни мирас объектлары бүлеге хезмәткәре Михал Краснов сүзләренчә, Болгар – ул “Чуашстанның көмеш боҗрасы” мирасы булып тора һәм татарлар кебек чуашларның да анда катнашырга теләве гадәти хәл.

“Болгарны торгызу – ул элек бу дәүләттә яшәгән бар халыкның төп бурычы. Шул исәптән монда гомер кичергән чуашларныкы да. Моннан тыш, әлеге дәүләттә аралашу теле булып борынгы чуаш теле торган. Шуңа чуаш халкы, әлбәттә, Болгарны үстерү яклы”, ди ул.



Краснов сүзләренчә, депутатлар бу мәсьәләдә чуаш галимнәре дә тыгызрак эшләргә һәм чуашларның болгар мәсьәләсендәге ролен ачыграк билгеләргә тиеш дип саный.

Әлбәттә, ул Болгарның Татарстан җирендә урнашуы сәбәпле, республиканың әлеге мәсьәлә белән ныграк шөгыльләнүе аңлашылуын әйтә.

Әмма анда Чуашстаннан да еш кына вәкилләр бара икән.

“Күптән түгел Болгарда парламент депутатлары булып кайтты, тиздән тагын бер зур төркем китәчәк. Чөнки чуаш халкы өчен бу тарихи урыннарның берсе булып тора”, ди Краснов.

Болгарларның чуаш халкы килеп чыгышында әһәмияте әллә ни зур түгел

Галим Фаяз Хуҗин сүзләренчә, чуашларны болгар белән иң бәйләп торган өлкә ул - тел. Шуңа ул чуашларның дәгъваларын өлешчә хаклы дип саный. Әмма шул ук вакытта бик үк аңлашылып җитмәгән яклар да булуын әйтә. Мисал өчен дәүләтчелек мәсьәләсе.

“Болгар – болгарлар дәүләте булган. Гомумән, татарның 1000 еллык дәүләтчелеге бар, без шуны торгызу өчен көрәш алып бардык һәм хәзер дә алып барабыз. Ә чуашларда дәүләтчелек дигән хис юк. Әгәр дә алар дәүләттә яшәгән булсалар, аларның канында бүген дә дәүләтчелек хисе булыр иде. Аннан болгарлар ислам динен тотканнар. Ә чуашлар XVIII гасырга кадәр һәм аннан соң да мәҗүси булган. Әгәр аларның борынгы бабалары болгар булса, алар тоткан ислам дине кайда киткән? Моны да җиңел генә аңлатып булмый”, ди ул.

Хуҗин шулай ук болгарларның әлифбалы халык булуын әйтә.

“Төрки каһанлыгыннан башлап татарларда язмачылык булган, ә чуашларның үз әлифбалары юк. Нишләп алайса болгарларда булган әлифба чуашларда сакланмаган. Әлбәттә, алар үзләренең борынгы киемнәрендә рун язуына охшаган тамгалар эзли. Әмма ул гына җитми. Менә шушыны алып карасаң, болгарларның чуаш халкының килеп чыгышында әһәмияте зур түгеллеген аңлыйсың”, ди галим.

Ул шулай ук чуашларда болгар археологиясе һәм тарихы белән шөгыльләнүче бер генә галимне дә белмәвен әйтә. Бу исә үзе үк аларның болгар мирасына карашын күрсәтеп тора кебек.

Әмма Краснов моны үзенчә аңлата.

“Әлбәттә Татарстанда бу мәсьәлә белән максатчан шөгыльләнәләр һәм әлеге өлкәдә эшләүче махсус бүлек бар. Шуңа да карамастан бездә дә бу мәсьәләне өйрәнгән фән эшлеклеләре юк түгел. Әгәр Болгар Чуашстанда урнашса, чуашлар бу өлкәдә тыгызрак эшләр иде. Галимнәрнең хезмәтенә бу да тәэсир итә торгандыр”, ди ул.

Чуашлар татарларны монголлардан чыккан дип саный


Хуҗин элек инде чуашларга бу өлкәдә бер тәкъдим ясауларын әйтә.

“Алар болгарларны суварлардан килеп чыккан дип әйтәләр. Мин моннан берничә ел элек Чуашстан археологы Евгений Михайловка: “Әйдгез бергәләп Суварны тикшерәбез, сез дә бераз финансларсыз, без дә алынырбыз бу эшкә, чөнки Сувар җире бик начар тикшерелгән”, дип әйткән идем. Әмма алардан бернинди җавап булмады”, ди ул.

Моннан тыш галим чуашлар гомер-гомергә татарларны монголлардан калганнар дип килүләрен әйтә. Ягъни чуаш галимнәре татарларны монгол яуларыннан соң барлыкка килгән халык саный.

“Алар үзләрен болгарларның варислары, ә татарларны бирегә 1236 елда гына килгән дип санады. Моның нигезе шунда, чуаш теле бик борынгы тел. Тел теориясендә болгар теле чуашларда сакланып калган дигән фикер таралган. Шулайдырмы, юктырмы, без болгар телен җүнләп белмибез. Мәсәлән галим Мирфатыйх Зәкиев моңа каршы чыга. Шуңа болгар-чуаш теле мәсьәләсен ныклап өйрәнергә кирәк”, ди Хуҗин.

Һәм әгәр мөмкинлек булса, татарлар чуашлар белән бу мәсьәләдә хезмәттәшлек итәргә тиеш дип саный ул. Чөнки бергәләп өйрәнүләр алып барып кына болгарларның чуаш халкы килеп чыгышында нинди роль уйнаганын белеп булачак.

Шыгырданда Болгардагы кебек мәчет төзелде

Чуашстан белән Татарстанның бергә эшләве кирәк


Сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин исә Болгарны Татарстан белән Чуашстан бергәләп торгызырга тиеш дип саный. Аның фикеренчә, Болгарны татарныкы итеп кенә торгызу – төрки халыкларның берләшүенә киртә булачак.

“Чуашларны бу эшкә катнаштырмау – чуаш белән татарны дошманлаштыру сәясәте. Болгарны татар оясы, мөселман үзәге итеп кенә яңарту безне бәрелешүгә китерәчәк. Аны Идел-Уралда яшәүче татар, башкорт, чуаш халыкының уртак Ватаны итеп торгызырга кирәк иде”, ди Сафиуллин.

Чуашларның әлегә үз юлы

Чуашстан республикасы мәдәният, милли эшләр, мәгълүмат сәясәте һәм архив эше министрлыгының мәдәни мирас объектлары бүлеге хезмәткәре Михал Краснов бүген Чуашстанда Болгарда булган корылмаларны төзүләрен әйтә. Шуның бер мисалы булып Шыгырданда Болгардагы кебек мәчет сафка басуы.

“Аннан борынгы ташлар алып килеп, мәчеткә беркеттек. Хәзер тагын бер мәчет төзибез. Әлегә без шул юлны сайладык”, ди ул.
XS
SM
MD
LG