Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда Балтач районы халкы кадәр көмәндәге бала юк ителгән


Табиблар моның сәбәбен саклану чараларының кыйммәтлегеннән күрә. Күпләр бала тугач бирелә торган пособияләрнең әз булуыннан зарлана. Рәсмиләр исә аңлату эшләре җитенкерәми ди.

Узган ел Татарстанда мәктәптә укучы 10 яшьлек кыз бала тапкан. Баланың әтисе дә шул яшьләрдә икән. Бала тугач алар бергә тора башлаганнар. Татарстан мәгариф һәм министрлыгы вәкиле Светлана Денисова мондый очракларның булуын яшерми. Шулай да республикада күпме укучының көмәнгә узуы ябык мәгълүмат икән.

2009 елда республикада 33 мең 438 тумаган баланың гомере киселгән. Бу сан 100 туучыга 72 дән артыграк аборт туры килә дигән сүз. Русиядә исә дөньяга килүчеләр белән чагыштырып караганда, бала төшерүчеләр азрак. 100 бала тапкан хатынга 66,7 бала төшергән хатын-кыз туры килә.

Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Руфина Голубева сүзләренчә, бала табу яшенә кергән хатын-кызлар арасында җитәрлек дәрәҗәдә аңлату эшләре алып барылмаганга республика бу өлкәдә “алга чыккан”.

MEDEL клиникасының медицина бүлеге башлыгы Борис Нетребко исә, башка сәбәпләрнең булуын да әйтә. Ул 2008 елга кадәр сәламәтлек саклау министрлыгында баш акушер-гинеколог булып эшләде.

“Турысын әйтергә кирәк, беренчедән, бала төшерү арзан һәм һәркемгә дә ачык”, ди Нетребко. Табиб сүзләренчә, сәламәтлеккә зыян китермичә әни булырга әзерләнү турында соңгы елларда гына ныклап уйлана башлаганнар. Элгәре күпләр аннан соң бала табып булырмы дип уйланып тормаган көмәнен төшерергә чапкан. Әле 2008 елда гына төшерүчеләр белән табучылар саны тигез булган.

Русиянең кабер өлкәләре үзләренең махсус программасын булдырып гармон кергән саклану дарулары күпләп сатып алган.

“Безнең республикада андый махсус программа юк. Без төрле фондларны җәлеп итеп әледән-әле бушка саклану чаралары тарату белән генә шөгыльләнәбез”, ди Голубева.

Нетребко әйтүенчә, билгеле фирмалар чыгарган яхшы сыйфатлы гармонлы дарулар арзан түгел. Бер айлык курс өчен мең сум акчаңны чыгарып салырга мөмкин. Шулай да даруханәләрдә 300 сумнан башланганнарын да табарга мөмкин икән. Студентлар һәм аз керемлеләр өчен арзан әйбер түгел.

Балага узыйммы, әллә узмыйммы...

Республика клиник хастаханәсенең гаиләне планлаштыру үзәге башлыгы Фирая Сабирова, сорау баланы тудырыйммы, әллә төшермимме дип куелмаска тиеш, ди.

“Сайлау мөмкинлеге балага узу, яки балага узмау арасында булырга тиеш. Әгәр бала кирәкми икән, ана сакланырга тиеш. Әнә шул очракта гына без балаларны үтерү турында һәм төшергән хатыннар җинаятьче дип сөйләмәячәкбез”, ди Сабирова.

Республикада 9 июльдән башлап “Миңа тормыш бүләк ит” дигән бер атналык акция башланды. Татарстан да Русия президенты җәмәгате Светлана Медведева фонды гамәленә кушылды. 15 июльгә кадәр илдәге демографик хәлне яхшырту өчен абортка каршы төрле аңлату эшләре алып барыла.

“Һичшиксез бу проблемага ел буе игътибар кирәк. Без әле бу темага ел дәвамында бер тапкыр гына әйләнеп кайтмабыз”, дип белдерде Голубева. Аның сүзләренчә, Татарстанда узган ел гына Балтач районы халкы хәтле бала төшергәннәр.
XS
SM
MD
LG