Accessibility links

НАТО башлыгы Әфганстанга булган сәяси яклауны ныгытырга чакыра


"Әгәр көнбатышның Әфганстанга булган сәяси яклавы кимесә, талибан сугышчылары үз һөҗүмнәрен тагын да ныгытачак". Бу хакта Британиянең “Daily Telegraph” газетына әңгәмәсе вакытында НАТО башлыгы Фогг Расмуссен сөйләде.

Расмуссен Әфганстанга үз хәрбиләрен җибәргән илләрне аларга ихтыяҗ булганчыга кадәр биредә калдырырга чакырды.

Расмуссенның әлеге чыгышы Британия премьеры Девид Камерон белән очрашуы вакытына туры килде.
XS
SM
MD
LG