Accessibility links

Башкортстанда балаларның бию бәйгесе башланды


Башкортстанның Күгәрчен районында балалар һәм үсмерләр арасында, чәршәмбе көнне, республика бию бәйгесе башланды. “Байык” исемле бу ярышның йомгаклау өлешенә 3 яшьтән 15 яшькә кадәрге 200дән артык бала үтте.

Республикада өлкәннәрнең дә “Байык” телевизион бәйгесе үткән иде быел. Хәзер инде менә балалар арасындагы бәйге дә оештырылды. Аның сайлап алу бәйгеләрендә 400дән күбрәк бала көч сынашкан иде. Шуларның яртысы чамасы финалга үтте.

Әлеге ярышны Башкортстан дәүләт телевидениесе белән республика халык иҗаты үзәге берлектә оештырды. Бию бәйрәме Күгәрчен районының гүзәл табигать почмагында – Морадым тарлавыгы янында үтә.

Шушы үзенчәлекле бәйгене оештыручы, телевидение журналисты Рита Өметбаева белән бәйгенең жюри рәисе, Башкортстанның халык артисты Радмир Бәдретдинов әйтүенчә, бу бәйге республикада бию сәнгатенә зур игътибар бирелүен ачыклаган. “Искиткеч талантлы балаларны күреп сокландык”, ди Радмир Бәдретинов.

Шушы бәйгене оештыручы Башкортстан телевиденисе журналисты Рита Өметбаева әйтүенчә, балалар арасындагы шушы бәйгегә йомгаклар 17 июльдә ясалачак. “Шул ук көнне Гала-концерт һәм җиңүчеләрне бүләкләү булачак. Ә инде бәйрәмгә Русия төбәкләреннән дә, якын чит илләрдән дә бию ансамбльләре кунакка килә”, ди Рита Өметбаева.

“Байык” балалар бию ярышы бию сәнгатендә гади бер осталык дәрәҗәсен сынашу гына түгел, ә зур бер бәйрәм төсен дә ала. Төрле милләтләрнең биюләрен күрү мөмкинлеген дә бирә бу мәдәни чара.
XS
SM
MD
LG