Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Пакстандагы тәрәккыятькә $500 миллион бирә


АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон Вашингтонның Пакстандагы тәрәккыять проектларына 500 миллион доллар бирәчәген игълан итте.

Клинтон бу ярдәм Пакстандагы АКШны террорга каршы хезмәттәшлек кенә кызыксындыра дигән ялгыш фикерне бетерү максатында оештырыла диде.

Тәрәккыять проектлары Пакстандагы су, энергия тәэминатын һәм сәламәтлек саклауны яхшыртуга юнәлтеләчәк.

Бу акча былтыр АКШ конгрессы хуплаган 5 еллык 7,5 миллиард доллар күләмендәге ярдәм пакетыннан биреләчәк.
XS
SM
MD
LG