Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә көчле җил-давыллар булды


30 дәрәҗә артык эсселек хөкем сөргән Русия башкаласы Мәскәүдә кичә булган көчле яңгыр һәм давыл шәһәр тормышына зур йогынты ясады. Шәһәрдә йөзләгән агач давыл тәэсирендә юлларга ауды.

"Интерфакс" хәбәр агентлыгына ясаган белдерүдә бер иминлек хезмәткәре ауган агачларның электр баганасы һәм реклам такталарына зыян итүен белдерде. Шәһәрнең кайбер өлешендә электр өзелгән. Рәсмиләр давыл тәэсирендә 550 агачның җиргә авуын белдерә.

Һава торышын күзәтүче белгечләр Мәскәү һәм аның тирәсендәге гадәттән тыш эссе һаваның әле тагын 10 көн дәвам итәчәген белдерә.
XS
SM
MD
LG