Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев ФСБ вәкаләтләрен арттыру канунын имзалады


Русия президенты Дмитрий Медведев Федераль иминлек хезмәте вәкаләтләрен арттыручы канунны имзалады.

Июнь-июль айларында бу канун Дәүләт Думасында һәм Федерация Шурасында расланган иде.

Әлеге канун нигезендә ФСБ хезмәткәрләре кешеләргә теге яки бу нәрсәне эшләүне тыючы кисәтү ясый алачак.

ФСБ хезмәткәренең андый таләбен үтәмәүчеләр административ җаваплылыкка тартылачак.

ФСБ вәкаләтләрен арттыруга кеше хокукларын яклаучылар һәм оппозиция каршы чыкты.
XS
SM
MD
LG