Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстанда су басудан 200 кеше һәлак булды


Пактсанның төньягында көчле яңгырлар нәтиҗәсендә су басу һәм җир шуышулардан соңгы өч көндә 200-ләп кеше һәлак булды.

Хайбер виләятендә корбаннар саны 136.

Җирле хакимиятләр әйтүенчә, 30 меңнән артык кеше өйләреннән иминрәк урыннарга китәргә мәҗбүр булган.

Кашмирның Пакстан карамагындагы өлешендә 20-дән артык кеше үлгән.

Зыян күргән төбәкләргә ярдәм итәргә хәрбиләр җибәрелгән.
XS
SM
MD
LG