Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия шәһәрләрендә ирекле җыелуны яклап акция узды


Бүген Русия шәһәрләрендә ил конституциясенең 31 маддәсен - ирекле җыела алу хокукын яклап урам җыеннары узды.

Мондый акциядә Владивосток шәһәрендә 40, Сочида 10лап, Красноярскида 50ләп, Омскида 100гә якын кеше катнашкан.

Русия конституцмясенең 31 маддәсен яклап, Мәскәү һәм Петербур шәһәрләрендә дә, хакимиятләр моңа юл куймаса да, урам җыены уздырырга тиешләр.

Хельсинки төркеменең Мәскәүдәге башлыгы Людмила Алексеева башкаланың Триумфаль мәйданында плакатлар күтәреп чыкмыйча, шигарьләр кычкырмыйча, болай гына җыелып алырга киңәш иткән.
XS
SM
MD
LG