Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия пенсионерлары Страсбургта җиңде


Страсбург мәхкәмәсе Русия хөкүмәте Ростов өлкәсе Новочеркасск каласы пенсионерларына 600 мең евро түләргә тиеш, дигән карар чыгарды.

87 хәрби пенсионер Новочеркасск һәм Ростов хәрби комитетларын түләүләрне арттыруны таләп итеп мәхкәмәгә биргән булган.

Страсбург мәхкәмәсе пенсионерларның “үз вакытында гадел хөкем эшенә һәм хосусый милеккә” хокуклары бозылган, дигән нәтиҗәгә килгән.

Русия хөкүмәте һәр кешегә рухи зыян өчен 2 мең евро һәм башка чыгымнар өчен 20 мең еврога кадәр акча түләргә тиеш булачак.
XS
SM
MD
LG